Бүген Нурлат гимназиясе базасында район башлыгы Кубогына үсмерләр командалары арасында волейбол турниры үтә. Анда район һәм шәһәр мәктәпләре һәм аграр техникумнан 8 команда катнаша.
Нурлат район үзәк хастаханәсендә 6 урынга исәпләнгән амбулатор гемодиализ бүлекчәсе эшли. Анда Нурлат һәм тирә-күрше районнардан да пациентлар медицина ярдәме ала.
Район үзәк хастаханәсе эшчәнлеге 59 адрес буенча алып барыла һәм үз эченә 179 тәүлек әйләнәсе һәм 28 көндезге урынга исәпләнгән стационар һәм поликлиниканы үз эченә ала.
Район һәм шәһәр укучылары арасында район башлыгы призларына волейбол буенча ярышлар быел 10нчы тапкыр үтә. Бүген гимназия базасында кызлар командалары арасында ярышлар үтте.
2019 елда Нурлат 110 еллыгын билгеләп үтәчәк. “Грани” мәдәни-ял үзәгендә үткән күчмә киңәшмәдә дә иң беренч чиратта әлеге мөһим вакыйгага әзерлек турында сөйләштеләр.
Бүген Нурлат гимназиясе базасында дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек буенча семинар-практикум үтте.
Бүген районның Егоркино, Урта Камышлы аваыл җирлекләрендә һәм Нурлат шәһәрендә махсус республика комиссиясе булып, Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлеккә конкурс кысаларында бәя бирде.
Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин эш визиты кысаларында төзелеп килүче ЗАГС бинасы объектында булды.
2018 елда Нурлат районында җан башына акчалата керем 28384 сум тәшкил иткән.
2018 елда район хуҗалыкларының техника паркы 25,3 миллион сумлык 26 данә яңа техника белән тулыланган.