ЯҢАЛЫКЛАР


8
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Узган елда район авылларында яшәүчеләрдән 2604550 сум үзара салым акчасы җыелган. Әлеге средстволар авыл җирлекләрен төзекләндерүгә юнәлдерелгән.


7
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Биляр Озеро авылы мәдәният йортында авыл балалары өчен Раштуа чыршысы үткәрделәр. Балалар өчен театрлаштырылган тамаша, уеннар һәм бүләкләр әзерләнгән иде.

Күптән килгән традиция буенча Мамык авылында яшәүчеләр быел да Раштуа күңел ачуларына чыктылар – Мәдәният йорты каршындагы «Славяночка» ансамбленә йөрүчеләр һәм авыл яшьләре бәйрәм киемнәреннән өйдән өйгә йөреп хуҗалардан бүләк җыйдылар.

Бүген, Раштуа бәйрәме көнне, Иске Чаллыда яшәүче балалар өчен Чыршы бәйрәме оештырылды. Аны авыл мәдәният йорты директоры Наталья Борисова белән сәнгать җитәкчесе Светлана Пушкарева оештырганнар иде.

Бүген православие динен тотучылар изге Раштуа бәйрәмен билгеләп үтәләр. Нурлатлыларга бәйрәм уңаеннан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин котлауларын җиткерде.

Раштуа бәйрәмен район халкы җирле храмнарда каршы алды. Төн уртасында аларда гыйбадәтләр үтте. Илья чиркәвендә нурлатлылар иерей Василийның котлауларын кабул иттеләр. Район җитәкчелеге исеменнән котлауларны район Советы аппараты җитәкчесе Михаил Белов һәм Нурлат шәһәре башлыгы урынбасары Евгений Савинов җиткерделәр.

Бүген Нурлатта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хәлиулла Кәлимулла улы Кәлимуллинга 95 яшь тулды. Аны юбилее белән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән район башкарма комитеты җитәкчесе Линар Маняпов өенә барып котлады.

Бүген Киекле авылында яшәүче Рәгбәр Шакир кызы Хәсәншина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.


6
гыйнвар, 2019 ел
якшәмбе

Үсмерләр командалары арасында район башлыгы Кубогына волейбол ярышлары җиңүчеләре ачыкланды. Быел гимназия укучылары – беренче, аграр техникум – икенче, 3нче мәктәп – өченче урында.

Иртәгә – Раштуа бәйрәме. Бүген исә православ нурлатлылар сочельникны билгеләп үтә. Бүген район гыйбадәтханәләрендә службалар үтте. Алар 6сыннан 7сенә каршы төндә дә узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International