2018 елда районда яшәүче 22880 кеше дәүләттән социаль ярдәм чаралары алган. “Балачак унъеллыгы” илкүләм проекты кысаларында Нурлатта яшәүче 88 хатын-кызга балага бер яшь ярым булганчыга кадәр бирелә торган айлык акчалата түләү билгеләнгән.
Нурлатта быелның беренче архиерей службасы 15 гыйнвар көнне Серафим Саровскийны искә алу көнендә узачак.
Гыйнвар аенда шәһәр Мәдният сараенда төрле мәдәни чаралар узачак.
Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә республиканың яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан 2018-2019 елларда Муса Җәлил исемендәге республика премиясе бирү буенча конкурска заявкалар кабул ителә.
Кичә, 8 гыйнвар көнне, Иске Чаллы авыл китапханәсендә традицион бәйрәм утырмалары үтте.
Татарстанда мини-фермалар төзелешенә дәүләт ярдәме күрсәтелү иң популярлардан санала. 2016-2018 елларда районда әлеге программа ярдәме белән 41 мини-ферма төзелгән.
6 гыйнвар көнне Нурлат чаңгычылары Яшел Үзәндә Яшел Үзән районы башлыгы призларына кичке “Йолдызлы” чаңгы ярышларында катнаштылар. Анда Вячеслав Янилкин – икенче, Радик Ибраһимов өченче урыннарга чыктылар.
Нурлатның шашка-шахмат клубында рус шашкасы буенча район чемпионаты төгәлләнде. Быел анда Шәриф Гафуров чемпион булып калды, икенче урында - Олег Павлов, өченчедә - Сергей Зайцев.
Шул көннәрдә районның шашка-шахматчылар клубында 36нчы район чемпионаты тәмамланды. Быел чемпионатта Ринат Миннебаев җиңүче булды.
Нурлат аграр техникумы студентлары «WorldSkills» эшче һөнәрләр чемпионатында актив катнашалар. Бу көннәрдә Гадел Галиуллин белән Илгиз Маняпов илкүләм һәм Татарстан җыелма командалары составында җитди ярышларга әзерләнәләр.