ЯҢАЛЫКЛАР


11
гыйнвар, 2019 ел
җомга

“Ледок” алкалы хоккеөй буенча Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе хезмәткәрләре кышкы каникуллар чорында нурлатлылар өчен “Күңелле стартлар” үткәрделәр.


10
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Нефтекамскида 2007 елгы үсмерләр арасында Россия зона беренчелегенең кышкы этабы тәмамланды. Нурлатның “Ледок” командасы анда җиңүче булды.

Очрашу “Нурлат районында балалар иҗтимагый берләшмәләренең актуаль проблемалары” темасына багышланды.

Шул көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә башлангыч сыйныфлар укучылары өчен “Лего – ул кечкенә тормыш” дип аталган район конкурсы үтте. Традицион конкурс ел саен кышкы каникуллар чорында оештырыла һәм ул быел дүртенче тапкыр техник модельләштерү белән мавыгучы балаларны үзенә җыйды.

Бу якшәмбедә Халыклар дуслыгы йортында православие приходларының якшәмбе мәктәпләре укучылары, район һәм шәһәр балалары өчен Раштуа чыршысы үтәчәк.

13 гыйнвар көнне Халыклар дуслыгы йортында чыршы уенчыклары һәм яңа ел костюмнары буенча район бәйгеләре җиңүчеләрен котлаячаклар.

Бүген Нурлат гимназиясе базасында мәктәп директорлары, бакча мөдирләре, медицина хезмәткәрләре, хуҗалык буенча урынбасарлар һәм пешекчеләр өчен уку үтте. Ул туклануны оештыру мәсьәләләренә багышланды.

Узган елда халык телендә булган иң популяр – пенсия яше арту һәм эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә индексация мәсьәләсе бүген инде тормышка ашкан факт. Яңа реформа законнары 1 гыйнвардан үз көченә керде.

 

Кичә районның ветераннар Советы рәисе Разия Садретдинова Нина Алексеевна Чупахинаны 90 яшьлеге белән котлап, РФ Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән бүләк тапшырды.


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Районда яшәүче 112 өлкән яшьтәге кеше 90, 95 һәм 100 яшьлекләре уңаеннан Россия Президенты Влдадимир Путин исеменнән котлаулар һәм район башлыгы Алмаз Әхмәтшиннан бүләкләр алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International