Шул көннәрдә Балалар иҗаты үзәгендә башлангыч сыйныфлар укучылары өчен “Лего – ул кечкенә тормыш” дип аталган район конкурсы үтте. Традицион конкурс ел саен кышкы каникуллар чорында оештырыла һәм ул быел дүртенче тапкыр техник модельләштерү белән мавыгучы балаларны үзенә җыйды.
- Бәйгегә быел 12 мәктәптән 22 заявка керде. Катнашучылар арасында шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучыларыннан тыш, Мәскәү өлкәсеннән Нурлатка кунакка кайткан 5 яшьлек Марк Сибулатов та бар иде, ул да башкалар белән беррәттән биремнәрне башкарды, – ди Балалар иҗаты үзәге методисты Марина Казакова.
Ә катнашучыларга бәйгедә үзләренең теоретик һәм гамәли белемнәрен күрсәтергә туры килгән. Өйгә эш итеп бирелгән бирем буенча ясап килгән Лего-геройларын тәкъдир иткәннәр һәм үзләренең яраткан хайваннарын җыйганнар. Нәтиҗәдә, 1нче урынга Якушкино мәктәбеннән Роберт Гайнуллин лаек булган, икенче урында – 4нче мәктәптән Артем Токмаков һәм Фома мәктәбеннән Дамир Минһаҗев. Ә өченче урынны Мамык мәктәбеннән Савелий Ягуткин белән 9нчы мәктәп укучысы Мария Маринина бүлешкәннәр.