Бүген, 12 февральдә, шәһәрнең 2нче урта мәктәбе базасында “Ел сыйныф җитәкчесе 2019“ республика конкурсының муниципаль туры узды.
Бүген, 12 февральдә, “Спорт“ паркында “Балалар спорты“ партия проекты кысаларында спорт бәйрәме узды.
Шахмат-шашка клубының иң яхшы уенчысы Сергей Анисимов шахмат буенча район кубогына ия булды.
Шәһәрнең 1нче мәктәбендә белем алучы сыйныфташлар Камил Мөбарәкшин, Настя Кошменкова, Зарина һәм Карина Забориналар буш вакытларын балалар китапханәсендә үткәрергә яраталар.
Форматы- рәсми булмаган. Катнашучылары – бары ир- атлар. Контингент- Нурлат районы предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре,эшмәкәрләр. Сөйләшү темасы - Кариев урамында төзелеп килүче мәчетне сафка бастыру өчен резервлар эзләү
Янгынга каршы иминлекне профилактикалау максатыннан “Гармония“ хезмәткәрләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек органнары вәкилләре белән берлектә социаль хезмәт күрсәтелүче өлкәннәр һәм инвалидлар арасында әңгәмәләр уздыралар.
Бүген патриотик тәрбия айлыгы кысаларында Нурлат гимназиясе базасында Нурлат ДОСААФы ярдәмендә 8-10 сыйныф укучылары арасында пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар уза.
Безнең районда ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен гомер бәйрәмнәре белән котлаулар матур традициягә әйләнде.
Нурлатның танылган чаңгычысы, СССРның спорт мастеры, Нурлат җылылык челтәрләре вәкиле Радик Ибраһимов Самарада узган “Россия чаңгы юллары“ Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашты һәм үз яшь категориясендә 10 километрлы дистанциядә чемпион исеменә лаек булды.
Узган атнада Нурлат ДОСААФы шәһәрнең 2нче урта мәктәбе белән берлектә 5-11 сыйныф укучылары өчен сафта җырлап йөрү смотры үткәрде. Чарада 400 укучы катнашты.