Шәһәрнең 1нче мәктәбендә белем алучы сыйныфташлар Камил Мөбарәкшин, Настя Кошменкова, Зарина һәм Карина Забориналар буш вакытларын балалар китапханәсендә үткәрергә яраталар. Биредә аларны яңа әсәрләр белән танышу гына түгел, кызыклы түгәрәкләрдә төрле күнекмәләр үзләштерү мөмкинлеге дә җәлеп итә. Әле менә күптән түгел генә балалар китапханәсе базасында эшләп килүче курчак театрында үз осталыкларын һәм сәләтләрен сыный башлаганнар, һәм бүген инде “Песи, әтәч һәм төлке” рус халык әкияте буенча куелган тамашаны олы сәхнәдән күрсәтергә дә әзерлекләрен белдерәләр.
– Безнең курчак театры 2006 елда ук оештырылган иде, – ди балалар китапханәсе мөдире Галина Ерышова. – Сәхнәләштерелгән курчак тамашалары балаларда уңай тәэсирләр тудыра, аларны тагын да бирегә килергә тарта, китапларга карата кызыксыну уята. Китапханә кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелгән экскурсияләр булсынмы, язучылар юбилее уңаеннан оештырылган күптөрле чаралармы – без сценарий төзегәндә, һичшиксез, курчак театры элементларын да кулланабыз. Анда китапханә хезмәткәрләре дә катнаша, китап укучы балаларны да җәлеп итәбез. Курчаклар әсәрнең эчтәлеген тулырак ачарга ярдәм итә, чарага үзенчәлекле төсмер бирә.
Узган атнада район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җирлекара үзәк китапханә һәм районның социаль-мәдәни структуралары вәкилләре белән очрашуы барышында балалар китапханәсе базасында курчак театрын булдыру идеясе белән чыккан иде. Бүген китапханә хезмәткәрләре моңа кадәр үзләренең эш алымнарының берсе буларак кулланган курчак тамашаларын яңа – район дәрәҗәсенә чыгару, аны камилләштерү, үстерү мәсьәләсе турында уйлана.
– Район башлыгы йөкләмәсен тормышка ашыру максатыннан без иң беренче эш итеп уенчык курчаклар ясауны үз эченә алган “Курчаклар да җанлана” дип исемләнгән конкурс игълан иттек, аңа 25 мартта нәтиҗә ясаячакбыз, – ди җирлекара үзәк китапханә мөдире Роза Липатова. – Гомумән, без барлык нурлатлыларны да хезмәттәшлеккә, безгә яңа курчаклар, декорацияләр сатып алуда яисә җитештерүдә ярдәм итәргә чакырабыз. Бүгенге көндә китапханә арсеналында бары үз кулларыбыз белән ясалган бик аз сандагы гадәти бияләйле курчаклар гына бар. Курчак тамашаларын башка мәйданчыкларда да күрсәтү өчен аларны яңарту һәм төрлеләндерү зарур.
Китапханә хезмәткәрләренең курчак театрын оештыру өлкәсендәге тәҗрибәләре җитәрлек. Узган елның ноябреннән әкиятләр яратучы мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Тирмәкәй” түгәрәге дә эшли башлаган. Анда йөрүче 18 бала китапханәчеләр җитәкчелегендә сәхнәләштерелгән тамашаларда катнаша, театр турындагы белемнәрен баета, сөйләү, бармак гимнастикасы белән шөгыльләнә. Кем белә, бәлки, алар тиздән үсеш алачак курчак театрының беренче артистлары булып та үсеп җитәрләр. Бүген исә китапханә җитәкчелеге һәм коллективы 2019 – Театр елында яңартылачак Карл Маркс урамы сәхнәсендә зур курчак театры тамашасын кую планнары белән яши.