Ир-атларча сөйләшү

2019 елның 12 феврале, сишәмбе

Форматы- рәсми булмаган. Катнашучылары – бары ир- атлар. Контингент- Нурлат районы предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре,эшмәкәрләр. Сөйләшү темасы - Кариев урамында төзелеп килүче мәчетне сафка бастыру өчен резервлар эзләү

Гыйбадәт кылу йортын төзүче- Розалия Зарипова. Тумышы белән Урта Чаллыдан. Берара гаиләсе белән читтә яшәгән. Туган якларына әйләнеп кайткач анарда мәчет төзү идеясе туган

Аллаһ йортына нигез 2009 нчы елда салына. Зариповларның үз чыгымнары һәм төзелешкә битараф булмаганнарның ярдәме белән 10 елда шактый эш башкарыла. Әмма мәчетне тулысынча сафка бастыру өчен шактый матди чыгым кирәк эле. Розалия Зарипова район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшин янына юл тота. Башлык ярдәм итү җаен табарга вәг дә итә һәм сүзендә тора . Район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, эшмәкәрләрне ир- атларча сөйләшүгә чакыра. Югарыда телгә алынган сөйләшү шуның нәтиҗәсе буларак оеша.

-Мәчетне корбан бәйрәменә төзеп бетерәсе иде.

Район һәм шәһәр башлыгы Алмаз Әхмәтшинның Нурлатның мәртәбәле ир- атлары алдына куйган бурычы шундый. Үрнәкне дә үзе күрсәтте: гаиләсе исеменнән сәдакасын бирде. Әлеге башлангычка райондашларыбыз һәм читтә

яшәүче якташларыбы да кушылырлар дигән ышаныч белдерде . Башлык инициативасын беренче булып эшмәкәр Фәнис Йосыпов хуплады һәм мәчетне төзеп бетерүгә үз өлешен кертте.

 Җыелышта башкарасы эшләр тәгаенләнде. Инициативалы затлардан торган оештыру комитеты төзелде . Аны башлык урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов җитәкләячәк

Кем әйтмешли, боз кулгалды. Әлеге мәчетнең шәһәрнең визит карточкасына әверелеп, мөселманнарның бердәм тартылу урынына әйләнәчәген күп көтәсе калмады. Нурлатның мәртәбәле ир- егетләре сүзләрен җилгә очыра торганнардан түгел.

PS: Сөйләшү эзсез калмаска охшый. Икенче көнне үк берничә эшмәкәр мәчет төзешенә сәдакасын бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International