Нурлат чаңгычысы Радик Ибраһимов Норвегиядә Осталар дөнья кубогында катнаша

2019 елның 11 марты, дүшәмбе

Нурлатның иң оста чаңгычыларыннан берсе, СССРның спорт мастеры Радик Ибраһимов бу көннәрдә Норвегиянең Бейтостолен тау-чаңгы курортында узучы Осталар дөнья кубогында катнаша. Кубок 6 марттан башланып китте.

- Көндәшлек бик көчле. 30 километрлы дистанциядә 7нче, 10 километрлы дистанциядә 5нче булып килдем. Хәзер 14ендә узачак 50 километрлы стартка ныклап әзерләнәм, – дип тренировкалар арасында яңалыкларын уртаклашты якташыбыз.

Марафонда уңышлар чаңгычыбызга! Бу теләкләргә барлык нурлатлылар да кушыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International