Кичә Нурлатта “Россия Студентлар Отрядлары” Яшьләр гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк җитәкчесе Фәрит Шәяхмәтов һәм аның урынбасары Алия Адиева булып китте. Алар район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльмира Шагаева белән очраштылар, сөйләшү нигездә Нурлат яшьләрен төзелеш отрядларына җәлеп итү, районда бу хәрәкәтне җәелдерү хакында барды. Студентлар отрядлары, аларның юнәлешләре турында сөйләшү исә соңрак Нурлат аграр техникумында узган очрашуда дәвам итте. Татарстан студентлары җәйге каникуллар вакытында республикада һәм илнең төрле почмакларында төрле юнәлешләр буенча хезмәт куя: төзүче, вожатый, поездларда озатучы һөнәрен
үзләштерә, авыл хуҗалыгы, төзекләндерү тармакларында эшли. Әйтергә кирәк, моннан дистәләгән еллар элек бик популяр булган студентлар отряды хәрәкәте республикада торган саен зуррак популярлык ала бара. Узган елда гына да аларда 10 меңләп студент мәшгуль булган. Сөйләшү исә Нурлат агар техникумы студентларында да зур кызыксыну уятты.