ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Яшьгвардиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Вазыйх Кыяметдин улы Кыямов янында кунакта булып, бәйрәм белән котладылар.

Кичә “Пирамида” мәдәни- күңел ачу үзәгендә “Йолдызлык” фестиваленең йомгаклау Гала-концерты үтте. Анда “Эсперанса” ансамбле икенче урынга лаек булды.


29
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

Пенсия фонды идарәсенең Нурлат районара бүлеге җитәкчесе Рушания Шакирова ПФРның Казан шәһәрендәге бүлекчәсе Координацион Советының киңәйтелгән утырышында катнашты.

Кичә Г.Хөсәенлов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә самбо буенча ачык республика турниры үтте. Анда 17 командадан 180ләп спортчы катнашты.

“Нурлат-информ” журналистлары Маргарита Литта белән Лилия Мөбарәкшина «Гаилә тарихы битләреннән” интернет-конкурсы лауреатлары булдылар.


28
апрель, 2019 ел
якшәмбе

Нурлат гимназиясе укучысы Глеб Авдушкин “Мин Президент булсам” яшьләр проектлары Бөтенроссия конкурсында III дәрәҗә дипломга лаек булды.

Район башкарма комитеты янгын турында 250 данә хәбәр биргеч сатып алган.

Бүген бөек бәйрәм – Пасха билгеләп үтелә. Аны нурлатлылар зур бәйрәм итеп билгеләп үтә.

Электрон ветеринария сертификатлаштырылуы кертелү авыл хуҗалыгы продукциясенең җитештерелгәннән алып кибет киштәләренә килеп җиткәнчегә кадәрге юлын контрольдә тотарга ярдәм итә.


27
апрель, 2019 ел
шимбә

“Южная” агрофирмасында көнбагыш чәчәргә керештеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International