Район башкарма комитеты янгын турында 250 данә хәбәр биргеч сатып алган. Моннан тыш, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча Бөек
Ватан сугышы ветераннары, катнашучылары өчен 30 хәбәр биргеч бүлеп бирелгән.
Сугыш ветераны Ирек Алишевка үз гомерендә ике янгын кичерергә туры килгән, һәм ул әлеге бәланең масштаблары турында бик яхшы белә. Шуңа күрә аның йортына ВДПОның Нурлат участогы җитәкчесе Николай Захаров белән районара күзәтчелек эшчәнлеге җитәкчесе Рифкать Йосыпов хәбәр биргеч куярга килгәч, ул бик рәхмәтле булды.
– Хәзер мич якмасак та, яшь барган саен игътибарлылыгыбыз кими. Чәйнек, үтүкне кабызып калдырырга да мөмкинбез. Шундый хәлләр турында даими сөйләп торалар бит, – диде сугыш ветераны. – Ә мондый җайланмалар урнаштыруыгыз – безгә игътибар билгесе. Мин үзем аны каян сатып алырмын, кем урнаштырыр икән дип эзләп тә йөрмәс идем әле.
Бер минут вакыт та үтмәде, бер хәбәр биргеч җайланма түбәгә беркетелде дә. Башка ветераннар кебек, Ирек Алишев йортында да шундый өч җайланма урнаштырылды. Аның ничек эшләвен дә аңлаттылар – төтеннән кабынган җайланманың сирена тавышы тирән йокыга талган кешене дә уятырга сәләтле. Датчиклар бик сизгер, аларга төтен генә түгел, пар белән тузан да йогынты ясый.
Ирек Алишев яши торган Көнбатыш микрорайонында шундый ук җайланмаларны тагын бер сугыш ветераны Рәхим Шәйхетдинов йортында да урнаштырдылар. Гүзәлия Җәлалова сүзләренә караганда, ветеран кызының гаиләсе белән яши. Алар да янгынның нинди куркыныч белән янавын яхшы беләләр – узган ел күрше йортта ут чыккан булган.
– Кызганыч, әти хәзер хастаханәдә ята, бик шатланган булыр иде. Ул һәр игътибар билгесен йөрәгенә якын кабул итә. 15 майда туган көне дә әле, аңа 93 яшь тула. Хастаханәдән чыккач, без аңа барысын да сөйләп, хәбәр биргечнең функцияләрен аңлатырбыз, – дип уртаклашты Гүзәлия Рәхимовна.
Янгын турында хәбәр биргечләрне Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары йортларында гына урнаштырмыйлар.
– Әлеге акция барышында без күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белән берлектә Якушкино, Абрыскино, Салдакай, Тимерлек, Фома һәм Зирекле торак пунктларында булып, пенсионерлар йортларында 112 янгын датчигы урнаштырдык, – диде Николай Захаров. Мондый очрашулар хәбәр биргеч җайланмаларны кую, аларны куллану буенча аңлатмалар бирүне генә түгел, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү һәм белешмәлекләр таратуны да үз эченә ала.
Хәбәр биргечләрнең иминлек өчен мөһимлеге бәяләп бетергесез. Рифкать Йосыпов сүзләренә караганда, алар ярдәмендә 50ләп татарстанлының гомере саклап калынган.
Сугыш ветераннары өйләренә янгын датчиклары урнаштыру эше бу атнада тәмамланачак, 70 яшьтән өлкәнрәк кешеләр дә кергән башка категория гражданнарга икенче атнада куеп бетерәчәкләр.