Язның бер көне ел туйдыра

2019 елның 27 апреле, шимбә

“Южная” агрофирмасында көнбагыш чәчәргә керештеләр.

Механизаторлар Фәрит Әхмәтов белән Фәнис Төхвәтуллин көнбагыш чәчүне Богдашкино янәшәсендәге басудан башлады. Әле эшкә керешкәнче агрономнар ярдәме белән тагы бер кат рәт араларын көйләделәр, орлык төшү ешлыгын кабат тикшерделәр. Механизаторлар – тәҗрибәле, бар нәрсәнең да технологик таләпләргә туры килергә тиешлеген бик яхшы беләләр. Моңа кадәр исә көнбагыш өчен җир әзерләүдә мәшгуль булганнар.

– Басулар өлгергән, эш көйле бара, чәчүдә дә проблемалар булмаска тиеш, – ди Фәрит Әхмәтов. Озак еллар Мәскәүдә яшәп, метро төзелешендә җир астыннан юллар салган Фәрит Әхмәтов инде өч ел рәттән “Южная” хуҗалыгы басуларында иген үстерә. Лаеклы ялда булса да, ел саен яз-көз айларында эшкә чыга икән шулай, техника тирәсендәге тәҗрибә һәм тырышлыкка исә кайда да ихтыяҗ зур.

Көнбагыш – югары керемле культуралардан, аны быел хуҗалыкта 700 гектарда игәчәкләр. Хуҗалыкның баш агрономы Айрат Әхмәтҗанов әйтүенчә, быел көнбагышның корылыкка чыдам “Пионер” сортлысын сайлаганнар һәм бүгенге көндә аны чәчү өчен бөтен шартлар да туры килә.

– Чәчкәндә һәр гектарга 50 килограмм исәбеннән катлаулы ашлама кертәбез, бу культурага яхшы ярдәм булачак, – ди ул.

Көнбагыш чәчү белән исә хуҗалыкның өч агрегаты мәшгуль. Моннан тыш, бу көннәрдә 3 куәтле комплекслары – бөртеклеләр, тагы өчесе шикәр чөгендере чәчә.

– Бу көннәрдә һәр минут кадерле, бөтен көчне чәчүгә юнәлтәбез. Эшне беренче көннәрдән үк ике сменада оештырдык, ашламалар белән дә, ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар юк. Бөтен техникабыз эштә, чәчүдә мәшгуль булган һәркем зур җаваплылык тоеп эшли, – дип кыскача гына хуҗалыкта эшләрнең барышы белән таныштыра агрофирманың генераль директоры Ислам Сафиуллин.

Чыннан да, басуда һәр минут кадерле. Әнә, кайту юлындагы тагы бер кырда куәтле чәчү комплексында арпа чәчү белән мәшгуль булган Радик Гыйльманов та “ашыгам, вакытым юк” , – дип сүзне кыска тотты. Һәм тракторына утырып яңа буразналар сызарга кереште. Техниканы эшсез тота торган чак түгел, бер көне елны туйдыра торган җаваплы көннәр бит.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International