ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

Күзәтчелек эшчәнлеге буенча районара бүлектә 25 апрельдән 10 майга кадәр узучы янгынга каршы режим чорында истә тотылырга тиешле төп кагыйдәләрне искә төшерделәр.

Гавриил Иванович һәм Ираида Ивановна Клементьевларга бу көннәрдә кунаклар еш килә. Әле кичә генә тыл хезмәтчәне Ираида Ивановнаны Җиңү көне белән үзе озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Нурлат интернат-мәктәбеннән килеп котлап киткәннәр. Бүген иртәдән – янә кунаклар. Бу юлы Бөек Ватан сугышы катнашучысы Гавриил Ивановичка Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның котлауларын җиткерергә дип аның ярдәмчесе Ирина Волостнова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева килделәр.

Бөек бәйрәм алдыннан районыбызның барлык мәктәпләре дә “Җиңү вальсы” Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Бүген район башлыгы Алмаз Әхмәтшин район газетасына әбунә кампаниясе кысаларында “Юбилейлы Нурлат – “Дуслык” белән!” акциясенә старт бирде.

Кичә, 7 майда, “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсендә “Балалар илне ясый” рәсемнәр конкурсының район турына йомгак ясадылар.

Бүген, 8 майда, Нурлат районы үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Сәгъдиев Чулпан авыл җирлегендә узган бәйрәм чараларында катнашты.

“Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы составына керүче авылларда инвесторлар Әхтәм һәм Рәис Сөләймановлар ифтар мәҗлесләре үткәрделәр.

10000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләү май аенда башка пенсия түләүләре һәм социаль түләүләр белән бергә биреләчәк.

Кичә, 7 майда, район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре ГТОның төрле юнәлешәләре буенча үз сәләтләрен күрсәттеләр.

Кичә, 7 майда, “Бердәм Россия” партиясенең Төрнәс башлангыч бүлекчәсендә “Безнең балалар – безнең киләчәк” партия проекты кысаларында Җиңү көненә һәм сугышчы-интернационалист Александр Андронов истәлегенә багышланган җиңел атлетика йөгереше узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International