Бүген нурлатлылар һәм Нурлат районы кунаклары иң халыкчан бәйрәм – Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәләр.
Бүген район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов Нурлатның Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырды.
Традиция буенча, 9 май – Бөек Җиңү көнен хезмәт һәм сугыш ветераннары Габбас Гыйматдинов, Шәриф Хафизов һәм Зәки Тимерҗанов каберләренә чәчәкләр салудан башланды.
8 май – Габдулла Кариевның туган көнендә Казанда якташыбыз, татар профессиональ театрына нигез салган Габдулла Кариевны искә алу чаралары үтте. Анда Нурлат якташлар берлеге әгъзалары да актив катнаштылар.
Кадерле якташлар! Хөрмәтле фронт һәм тыл ветераннары!
Бөек Җиңү көне алдыннан район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Бөек Ватан сугышы ветераны Ирек Исхак улы Алишевны бәйрәм белән котлап, рәхмәтләрен белдерде.
Нурлат районында төзекләндерү буенча икеайлык кысаларында районны яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча масскакүләм акцияләр уза.
Бүген район мәктәпләре укучылары Мәдәният сарае каршындагы мәйданчыкта “Җиңү рекорды-2019” акциясенә кушылдылар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башлангыч бүлекчәләре секретарьлары тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илгиз Салихов чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итү үткәрде.