Гавриил Иванович һәм Ираида Ивановна Клементьевларга бу көннәрдә кунаклар еш килә. Әле кичә генә тыл хезмәтчәне Ираида Ивановнаны Җиңү көне белән үзе озак еллар эшләп лаеклы ялга чыккан Нурлат интернат-мәктәбеннән килеп котлап киткәннәр. Бүген иртәдән – янә кунаклар. Бу юлы Бөек Ватан сугышы катнашучысы Гавриил Ивановичка Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның котлауларын җиткерергә дип аның ярдәмчесе Ирина Волостнова һәм “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Ралия Ханеева килделәр.
– Сез – илебезгә Җиңү бүләк иткән буын. Барысы өчен дә бик зур рәхмәт, Сез хөрмәтнең иң олысына лаек, – дип Ирина Николаевна ветеранга депутат исеменнән котлау открыткасы һәм бүләк тапшырды.
17 яшеннән фронтка алынып, 162нче артиллерия полкында хезмәт узган, сугыш тәмамланганнан соң да 1951 елга кадәр хезмәттә булган Гавриил Клементьев кунакларны аягурә басып, көр кәеф белән каршы алды һәм рәхмәтләр белән озатып калды.
Тагы бер сугыш ветераны, 1944 елда сугышка алынып, Берлинга кадәр дирялек барып җиткән Антонина Андреевна Агапова, сәламәтлеге торышы аркасында, быелгы бәйрәм чараларында катнаша алмаячак инде. Әмма шулай да бәйрәмне көтеп ала, бу көннәрдә мәктәп укучылары, яшьләр дә килеп котлап киткән, район, республика җитәкечлегеннән дә котлаулар алган, бүген депутат бүләкләрен дә рәхмәт белән кабул итте.
– Айрат Нәҗипович Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә бер генә ветеранны да игътибарсыз калдырмауны үзенең бурычы итеп саный, Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Түбән Кама сайлау округына керүче районнарда яшәүче 800гә якын Бөек Ватан сугышы ветераны, шул исәптән 210 Бөек Ватан сугышында катнашучыга бүләкләр өләшенә, – дип билгеләп үтте Ирина Волостнова.
Нурлат районында исә депутат бүләкләрен 24 Бөек Ватан сугышы катнашучысы алды.