Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин нурлатлыларны Җиңү көне белән котлады

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Кадерле якташлар! Хөрмәтле фронт һәм тыл ветераннары!

Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән иң ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!

Бу бәйрәм барлык нурлатлылар өчен дә кадерле һәм истәлекле. Меңләгән якташларыбыз Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык һәм кыюлык күрсәткәннәр, Җиңүгә гади авыл хезмәтчәннәре дә зур өлеш керткән. Боларның барысы да безнең тарихыбыз гына түгел, киләчәк өчен бәяләп бетергесез үрнәк тә.

Ел саен 9 Май бәйрәмендә безне хәтер, халкыбызның сугышта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен горурлык, кырыс сугышлардан әйләнеп кайтмаган якташларыбызны югалту кайгысы берләштерә. Һәм без бүген дә ветераннарыбыздан үрнәк алабыз. Безгә яшәргә һәм хезмәт итү, балаларны тыныч тормышта үстерү мөмкинлеге бүләк итүегез өчен рәхмәтләребезне белдереп, алдыгызда баш иябез.

Бу тантаналы көндә һәркайсыгызга бәхет, ныклы сәламәтлек, иминлек телим! Җиңү һәм аның турындагы хәтер һәрчак безнең белән – йөрәкләребездә, матур башлангычларыбызда булсын, өлкән буын турында көн саен һәм даими кайгырту күрсәтеп яшик.

Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International