Нурлат халкының мәшгульлеге үзәге “Демография” илкүләм проекты кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнарга һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү программасы буенча оештырган курсларда укулар төгәлләнде – шул көннәрдә Владимир Казаков, Анатолий Тихонов һәм Геннадий Артемьевка “автомобильләр ремонты буенча слесарь” белгечлекләре буенча таныклыклар тапшырылды.