Бүген нурлатлылар район башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә республика яшьләренең коррупциягә каршы тору буенча форумы утырышында катнаштылар.
Кичә 3нче мәктәп базасында районның мәгариф учреждениеләре арасында игълан ителгән район акциясе кысаларында кулланылган батарейкалар җыйдылар.
2 декабрьдән Нурлат районы территориясендә “Чыршы-2019” операциясе старт алды.
5 декабрьдән районның мәгариф учреждениеләре Халыкара иреклеләр көненә багышланган “Игелекле дәресләр” акциясенә кушылдылар.
Нурлат гимназиясенең 7-8 сыйныфларында белем алучы 2 укучы туган (татар) тел буенча мәктәп укучыларының укыту-тренировка җыеннарында катнаша. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Олимп» республика профильле сменасы кысаларында 6-11 сыйныф укучылары өчен 8 декабрьгә кадәр узачак.
Район һәм шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар башланып китте.
Кичә “Буровик”та “Форпост” үзәге инвалидлар өчен пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар үткәрде.
Кичә Нурлат шәһәренең 2, 3, 9нчы мәктәпләре, гимназия һәм Чулпан урта мәктәбе укучылары, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларыннан торган төркем Алексеевскида “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсының зона этабында катнаштылар. 11 яшь нурлатлы шигырьләр һәм әдәби әсәрләр укуда зур осталык күрсәттеләр.
2 декабрьдән 21енә кадәр Роспотребнадзор идарәсенең Нурлат территориаль бүлеге балалар товарлары сыйфатына багышланган “кайнар линия” үткәрә.
Бүген Нурлатта тантаналы шартларда “Иң яхшы комбайнчы-2019” республика бәйгесе җиңүчеләрен котладылар.