Нурлат гимназиясе укучылары уку-тренировка җыеннарында катнаша

2019 елның 6 декабре, җомга

Нурлат гимназиясенең 7-8 сыйныфларында белем алучы 2 укучы туган (татар) тел буенча мәктәп укучыларының укыту-тренировка җыеннарында катнаша. Ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Олимп» республика профильле сменасы кысаларында 6-11 сыйныф укучылары өчен 8 декабрьгә кадәр узачак. Укучылар Казан шәһәрендәге «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында республика олимпиадаларының муниципаль һәм йомгаклау эталарына әзерләнәчәкләр. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International