Яшь нурлатлылар “Җәлил укулары” конкурсында катнашып кайттылар

2019 елның 6 декабре, җомга

Кичә Нурлат шәһәренең 2, 3, 9нчы мәктәпләре, гимназия һәм Чулпан урта мәктәбе укучылары, туган (татар) тел һәм әдәбият укытучыларыннан торган төркем Алексеевскида “Җәлил укулары” Халыкара әдәби конкурсының зона этабында катнаштылар. 11 яшь нурлатлы шигырьләр һәм әдәби әсәрләр укуда зур осталык күрсәттеләр.Нәтиҗәләр 12нче декабрь көнне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтына куелачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International