Андреевкада яшәүче Нина Иванова сайлаган һөнәренә тугрылыклы калган – 37 ел гомерен ул гади һәм тыныч, әмма җиңел булмаган авыл китапханәчесе хезмәтенә багышлаган.
– Мәктәптән соң бер ел җирле клубта сәнгать җитәкчесе булып эшләдем, аннан соң китапханәгә урнашып, махсус белем алдым – Алабуганың мәдәни-агарту училищесын тәмамладым, – дип сөйли Нина Ивановна.
Эшләү дәверендә ул үз эченә 5 мең басманы алган китаплар фондын тулысынча үзләштергән. Бүген дә Нина Иванова укучыларының һәрберсенә, яшьләренә һәм кызыксынуларына да карамастан, кирәкле китапны киңәш итә һәм сайлап бирә ала. Иске, таушалган экземплярларны да саклый, бәлки, алар да кемне дә булса кызыксындырыр. Милли әдәбиятка зур игътибар бирә. “Безнең китапханәдә чуваш телендә 956 китап бар, – ди Нина Ивановна, шунда ук аларның киштәләрдә тузан җыеп ятмауларын билгеләп. – Аларны өйдә уку өчен бик рәхәтләнеп алалар”.
Нина Иванованың һөнәри белемнәре һәм тормыш тәҗрибәсе китапханәне уңайлы, кунакчыл йортка әверелдерергә булышкан. Үз укучыларын ул елмаеп каршы ала, һәркемгә кирәкле сүзен таба, игътибар күрсәтә. Китапханә үзе зур да түгел, әмма биредә барысы да зәвык белән урнаштырылган, кызыклы китап күргәзмәләре дә, кул эшләре дә бар. Болар барысы да – китапханә каршында оешкан бәйләүчеләр түгәрәгенә йөрүче җирле осталарның эш нәтиҗәләре. Эшенә бирелгәнлеге, ачык йөзлелеге белән Нина Иванова авылдашлары һәм коллегалары арасында да ихтирам казанган.
– Нина Ивановна – күпчелек җәмәгать эшләрендә алыштыргысыз ярдәмчебез. Мәдәният йорты һәм мәктәп белән бергәләп ул төрле чаралар, конкурслар оештыра. Быел яз көне аның тырышлыгы белән куелган чираттагы спектакль зур уңыш казанды, – дип билгели Андреевка авыл җирлеге башлыгы Надежда Егорова. – Аның бурычы – кешеләргә кирәкле булу.
Хезмәт сөючәнлек һәм башкаларны кайгырту Нина Ивановнага балачактан ук салынган. Ул 10 балалы гаиләдә туган. Һәркайсы кечкенәдән үк бер-берсенә ярдәмгә килеп, йорт эшләрен тигез бүлешеп үскән. Тормыш иптәше Сергей Васильевич белән үз балаларында да яхшы сыйфатлар тәрбияләргә тырышкан. Алар өч бала үстергәннәр, барысы да югары белем алган, тормышта үз юлларын тапкан.
“Мин үз авылымны, биредә яшәүче һәркемне һәм, әлбәттә, эшемне яратам”, – дип уртаклашты Нина Ивановна әңгәмә ахырында. Газета укучыларыбызга да үз теләген җиткерде – кызыклы китаплар, район газетасы белән дус булу. Чөнки алар күңелне баета.