Россия Федерациясе Кораллы көчләре тарафыннан Украина территориясендә махсус хәрби операцияләр уздыру фонында хәзерге вакытта Украинаның мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге активлашты, аның максаты ил халкын алдау тәэсирендә террористик диверсия җинаятьләре кылуга авыштыру юлы белән Россиядә вәзгыятьне тотрыксызландыру.
Россия Федерациясе Җинаять кодексы террорчылык һәм диверсия җинаятьләре кылган өчен җаваплылык билгеләнгән.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 205 маддәсе нигезендә террорчылык акты – хакимият органнары яки халыкара оешмалар эшчәнлеген тотрыксызландыру йә аларның карарлар кабул итүенә йогынты ясау максатларында халыкны куркыта торган һәм кеше үлеменә, шактый мөлкәти зыян китерүгә йә башка авыр нәтиҗәләргә китерүгә куркыныч тудыра торган шартлау, ут төртү яисә башка гамәлләр кылу, шулай ук әлеге гамәлләрне хакимият органнары яки халыкара оешмалар тарафыннан карарлар кабул итү.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 281 маддәсе нигезендә диверсия – предприятиеләрне, корылмаларны, транспорт нфраструктурасы объектларын һәм транспорт чараларын, элемтә чараларын, халыкның тормышын тәэмин итү объектларын җимерүгә яисә зарарлауга йә кешеләрнең сәламәтлегенә һәм (яисә) табигать мохите компонентларына зыян салуга юнәлдерелгән шартлау, яндыру яисә башка гамәлләр кылу.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының 205.1 – 205.6 статьялары нигезендә террорчылык эшчәнлегенә булышлык күрсәткән өчен; террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашырырга гавами чакырулар, террорчылыкны гавами аклау яки террорчылыкны пропагандалау; террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында укулар узган өчен; террорчылык бергәлеген оештырган өчен һәм анда катнашкан өчен; террорчылык оешмасы эшчәнлеген оештырган өчен һәм мондый эшчәнлектә катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнгән: оешмалар; террорчылык юнәлешендәге җинаять турында хәбәр итмәү.
Россия Федерациясе Җинаять кодексының кайбер маддәләре санкцияләре гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүгә кадәр җаваплылыкны күздә тота.
Украина мошенникларының максаты һәрвакытта да табыш алу гына түгел. Мошенниклар корбанына махсус биремне үтәүгә алмашка акчаның бер өлешен кайтарырга вәгъдә иткән очраклар да бар. Әйтик, ут төртүне яки башка диверсия ясауны таләп итәләр. Шул юл белән, акчаларын югалтып, корбан ирегеннән дә мәхрүм ителә.
Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен билгесез сылтамалар буенча күчмәскә, шикле номерлар буенча шалтыратмаска; шәхси мәгълүматларны, шул исәптән парольләрне һәм керү кодларын хәбәр итмәскә, интернет-кибетләрдә товарны ачыктан-ачык киметелгән бәядән сатып алмаска киңәш ителә.;
акча күчермәскә, әгәр сездән моны социаль челтәрдәге танышыгыз сорый икән, бәлки аккаунт ватылгандыр, башта бу кеше белән элемтәгә керергә һәм ул чыннан да акча сорыймы; шикле предметларны саклауга яки транспортировкага алмаска; башка затлар үтенече буенча Үзеңә кредитлар рәсмиләштермәскә кирәк.
Украинаның мәгълүмати-психологик операцияләр үзәге Россиядәге вәзгыятьне тотрыксызландырырга тырыша, социаль челтәрләрдә һәм интернет ресурсларында шул исәптән хакимият органнарының рәсми хәбәрләренә дөрес булмаган шәрехләр калдыру юлы белән фейк мәгълүмат тарата.