«Гаилә» илкүләм проекты кысаларындагы чараны клиник психолог Диана Хәсәншина үткәрде, ул катнашучыларга бала көткән вакытта борчылу һәм стресс белән көрәшү ысуллары турында сөйләде.
Йөклелек - хатын-кызның хис-кичерешләргә һәм стресска аеруча сизгер булган үзенчәлекле чор. Психолог кәеф үзгәрүнең гормональ процесслар белән бәйле булуын, борчылу, арыганлык һәм бала табар алдыннан дулкынлану белән ничек көрәшү ысуларын аңлатты.
Булачак әниләр ял итүгә һәм эчке тынычлылыкны саклауга юнәлтелгән практик күнегүләрдә кызыксынып катнашты. Алар гади сулыш практикаларын, уңай фикерләү алымнарын һәм эмоциональ бушану техникасын үзләштерде.
Очрашу азагында катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашты, тренинг аларга ышаныч һәм гармония тоярга ярдәм иткән, шулай ук сабыйны көткәндә тынычлыкны һәм шатлык саклау мөһимлеге турында файдалы белем дә туплаганнар.
Мондый чараларны уздыру йөклелек чорында хатын-кызларның психологик сәламәтлегенең мөһимлеге турында мәгълүмат дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итә һәм үз халәтенә һәм булачак ана булуга җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга ярдәм итә.