«Кондырча» ландшафт паркы – нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары ял итәргә, балалар белән йөрергә, саф һава суларга килә торган урын.
Парк язгы сезонны бөтен матурлыгы белән каршы алсын өчен, монда чын «хезмәт десанты» килде. Традиция буенча, Бөтенроссиякүләм өмә һәм «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында беренчеләрдән булып Нурлат районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре чисталык урнаштыруда үрнәк күрсәтте. Кырыс костюмнарын эш киеменә алыштырып, кулларына көрәк һәм тырма тотып, Башкарма комитет хезмәткәрләре бердәм рәвештә территорияне җыештыруга кереште.
"Кондырча" өмәсе - чүп-чар һәм былтыргы үлән сабакларынрны җыю гына түгел. Көннең төп вакыйгасы агач утырту булды. Парк территориясендә 200дән артык агач үсентеләре утырту планлаштырыла, шул исәптән ылыслыларны да», – дип уртаклашты Административ-техник бүлек башлыгы Вера Мальцева.
Берәүләр тырма белән кыш буена җыелган чүп-чарны, сынган ботакларны, сабак-кураларны җыештырды, икенчеләре үсеп китә алмаган агачларны йолкып алып, алар урынына яңа яшь үсентеләр утыртты. Монда ук агачларга су сибү дә оештырылды. Торак коммуналь хуҗалык идарәче компаниясе бу хакта ныклап кайгырта: автоцистернадан су җиңсәдән бирелә, бу исә су сибүне тизләтә.
"Без территорияне җыештырып кына калмыйбыз, шәһәребезнең киләчәгенә инвестицияләр кертәбез. Парк-ул тере организм, һәм ул кайгыртуны таләп итә. Үзең агач утырткач, син бу урынга бөтенләй башкача карыйсың – ярату һәм сакчыллык белән», – дип билгеләп үтте төзекләндерү бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Жанна Канәфиева.
Башкарма комитет хезмәткәрләре өчен «Кондырча» паркындагы өмә бу сезонда беренчесе түгел. Экологик икеайлык кысаларында алар биредә территорияне җыештырырга өлгерде инде, җәяүле сукмаклары чиста, барбекю зонасы да күзне сөендерә, беседкаларда да тәртип.
Хәзер паркта тагын да уңайлырак һәм яшелрәк булачак. Үсентеләр шәһәр халкын озак еллар сөендерер дип ышанабыз.
Озакламый яшь агачлар беренче бөреләрен ачар, һәм “Кондырча" паркы яңа бизәкләр белән балкып торыр. Әйдәгез, бу матурлыкны бергәләп саклыйк!