Бүген район Башкарма комитеты, профсоюзлар оешмасының Координация советы һәм эш бирүчеләр арасында өч яклы килешү имзаланды.
Бу бик җитди һәм кирәкле документ якларның социаль-хезмәт һәм аңа бәйле икътисадый мөнәсәбәтләрен җайга сала һәм килешүнең принципларын, максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру буенча уртак гамәлләрне билгели.
Районның социаль-икътисадый үсешенең төп стратегик максаты-лаеклы хезмәт принципларын кертү, икътисадның тотрыклы үсеше һәм конкурентлык сәләтен ныгыту, демографик вәзгыятьне яхшырту, эшләүчеләрнең хезмәт хакын, халыкның керемнәрен арттыру һәм аз керемлеләрнең өлешен киметү, керемнәр һәм хезмәт хакы өлкәсендә дифференциацияне киметү, пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт шартларын яхшырту, нәтиҗәле эш белән тәэмин итү, район бюджеты акчаларыннан нәтиҗәле файдаланганда социаль өлкәне камилләштерү, дәүләт идарәсенең нәтиҗәлелеген, социаль гаделлекне, җаваплылыкны һәм социаль партнерлыкны үстерү.
Бүген бу килешүне төзегәндә, яклар социаль партнерлык, социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен коллектив-шартнамә нигезендә җайга салу принциплары нигезендә үзара мөнәсәбәтләрне үстерү, әлеге килешүдә билгеләнгән йөкләмәләрне һәм килешүләрне үтәү бурычын үз өсләренә алдылар.
Әлеге документ һәм якларның уртак гамәлләре район һәм тулаем республика халкы иминлегенә юнәлдерелер дип өметләнәбез.