Юбилей датасы уңаеннан ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлавын алды.
Бүген Нурлат районының Яңа Иглай авылында яшәүче хөрмәтле Усман Сулиман улы Гайнуллин 95 яшен билгеләп үтә. Аны район Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы теләкләре белән Нурлат шәһәре Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге җитәкчесе Әлфия Галәүтдинова котлады һәм Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Ул шулай ук ветеранга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасы тапшырды.
"Хөрмәтле Усман Сулиманович! Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйм! Без сезнең буын – җиңүчеләр һәм батыр рухлылар буыны белән чын күңелдән горурланабыз. Сез Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән уздыгыз, ә сугыштан соң чордашларыгыз, бөтен халкыбыз белән бергә илебезне торгыздыгыз. Сезнең тормыш юлыгыз һәрвакыт ныклык, игелеккә һәм гаделлеккә ышаныч, Ватанга тирән мәхәббәт үрнәге булып торачак. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим", - диелә хатта.
Юбилярга һәм Яңа Иглай авыл җирлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Марат Хәмидуллин да барлык авылдашлары исеменнән изге теләкләрен җиткерде.
Усман Сулиман улы Гайнуллин лаеклы гомер кичергән, авылдашлары, балалары, оныклары Һәм оныкчыклары өчен үрнәк булып тора. Ул озак еллар җирле совхозда кладовщик, остаханә мөдире, трактор бригадасы хисапчысы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, авылның дини тормышында актив эш алып бара, авыл мәчетенең имам-хатыйбы булып тора, хаҗ кыла. 4 баласының, 9 оныгының һәм оныкчыкларының уңышларына сөенеп гомер кичерә.