2025 елның гыйнварыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге тарафыннан эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларга иминият пенсияләре күләме 7,3%ка индексацияләнде.
Эшләүче пенсионерларның индексация дәрәҗәсе ул хәзер ала торган суммадан түгел, ә эшләмәүче пенсионер булса ала алырлык суммадан саналачак. Мәсәлән, пенсия күләме, барлык индексацияләрне исәпкә алып, пенсионерның шәхси счетында 25 мең сум тәшкил итә, әмма ул берничә ел эшли торганлыктан, аңа индексацияне исәпкә алмыйча, ягъни 17 мең сум күләмендә түләнә. Индексация хисабы 25 мең сумнан чыгып (ягъни барлык индексацияләрне исәпкә алып) башкарылачак. Шулай итеп, эшләүче пенсионерның пенсиясе аена 1 825 сумга артачак (25 мең сумнан 7,3%). Барлыгы ул кулына 18 825 сум алачак .17 000 + 1 825 сум).
Пенсионер эштән киткәч, 2025 ел өчен индексация буенча өстәмәгә өстәп, ул пенсиянең артуын алачак, аның күләме аның эше вакытында үткәрелгән барлык индексацияләрне исәпкә алып исәпләнәчәк.
Фото «Татар информ»