Ата-аналар өчен балаларын сәламәт һәм шат күңелле итеп күрүдән дә зуррак бәхет юк. Балага кинәт һәм каты бәхетсезлек килгәч, аннан да зур кайгы юк.
Ел саен балаларның ут белән шаяруыннан күп санда янгыннар була, бу еш кына фаҗигале тәмамлана. Бигрәк тә мәктәп каникуллары көннәренә, балалар көне буе диярлек үз-үзләренә бирелгән көннәргә туры килә.
Җәй тәмамланды,алда – яңа уку елы. Әмма проблема үзенең актуальлеген югалтмады.
Дәүләт янгынга каршы хезмәте чираттагы тапкыр ата-аналарга һәм өлкәннәргә баланың, өйдә берүзе калгач, шырпы алып, өлкәннәргә охшатып, кәгазьгә ут төртергә, розеткага электр җылыту приборын кабызырга һәм хәтта учак ягарга мөмкинлеген искәртә. Күп кенә өлкәннәр кайчак шырпы, самопаллар, ракеталар, яшь «уйлап табучылар»кулында еш шартлый торган янучан матдәләр тоткан балалар уеннарына бармак аша карыйлар. Нәтиҗәдә-авыр пешүләр, имгәнүләр, җәрәхәтләр. Олылар үз-үзләрен тотышлары белән кайвакыт начар үрнәк күрсәтәләр: ут белән гамьсез генә эш итәләр, тәмәке төпчеген сүндерми ыргыталар.
Кечкенә яшьтәге тәмәке тартучылар турында да әйтергә кирәк: янгыннар еш кына алар аркасында чыга. Олылардан яшеренеп, алар тәмәке тарту өчен иң тыйнак почмакларны-чормаларны, сарайларны, подвалларны, печәнлекләрне сайлыйлар.
Янгыннар еш була, чөнки балалар электр плитәсен, үтүк яки чәйнекне сүндерергә оныталар.
Балаларның тиз янучан һәм янучан сыеклыклар белән эш итә алмаулары шулай ук фаҗигале нәтиҗәләргә китерә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, баланың физик җәрәхәтләнүе – фаҗиганең бер ягы гына. Икенчесе, ким дигәндә кискен-психологик травма алу.
Дәүләт янгынга каршы хезмәте ата-аналардан балаларына янгын куркынычын аңлатуларын, аларның үз-үзләрен тотышын контрольдә тотуларын үтенә.
73нче бүлек инспекторы А.Т. Әбделвәлиева