Боз ката башлаган сулыклар, балыкчыларны магнит кебек үзләренә тарта.
Боз әле ныгып җитмәгән, ә республикада кышкы балык тотарга яратучылар да бар инде: бер ир-ат күлдә батып үлгән, күрше районда Кама елгасында боз өстеннән берничә кешене көчкә коткарып калганнар.
– Кызганычка каршы, кешеләрнең боз астына китүе нәтиҗәсендә үлем очраклары да бар инде, - ди 125нче янгын сүндерү – коткару бүлеге начальнигы Инсаф Хәйруллин. - Әйтик, Актаныш районындагы беркүлдә бер ир-ат батып үлгән, бозның калынлыгы 3 сантиметрдан 5 сантиметрга кадәр булган, Алексеевский районында да 6 кеше Кама елгасына чыккан, аларны коткарып калырга өлгергәннәр. Хәзер боз өстенә чыгу аеруча куркыныч. Моны истә тотарга кирәк. Безнең районда да ныгымаган боз өстенә балык тотарга чыгучылар бар.
Республика территориясендә урнашкан йомшак һава торышы нәтиҗәсендә елгаларда, буалар бик юка боз белән капланды. Ул ышанычсыз, хәтта баланы да күтәреп тора алмый. 10 - 15 сантиметр калынлыктагы боз гына куркынычсыз санала. Шуңа күрә әлегә боз өстенә чыгарга иртәрәк, хәтта кызыксынудан яки кызыксынудан да. Нурлат гарнизоны хезмәткәрләре балаларга сулыкларда өлкәннәрдән башка булу катгый тыела һәм ата – аналар аларны караучысыз калдырмаска, куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртеп торырга тиешләр дип кисәтәләр. Чөнки бәхетсезлек очраклары еш кына бозда үз-үзеңне тота белмәү аркасында килеп чыга бит.
Бозның чыдамлылыгын исә аңа күз ташлап та ачыкларга була: зәңгәрсу төстә булса – чыдам дигән сүз, ак төстәге, соры, тонык ак яки сары боз аның ышанычлы булмавы турында сөйли.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан киңәшләр:
Әгәр сез боз астына төшеп китсәгез: батмас өчен, кулларыгызны боз көстенә киң итеп җәегез;
кискен хәрәкәтләр ясамыйча боз өстенә күтәрелергә тырышыгыз, башта күкрәгегез белән шуышып менегез, аннары чиратлаштырып аякларыгызны күтәрегез;
ярга башта мәтәлеп, аннары үрмәләп чыгыгыз.