Усак һәм каен гөмбәләренә чират.
Холкиннар өйләре авылның үзәгендә генә урнашкан икән, бик тиз эзләп таптык. Ишегалдында коңгырт һәм җирән төстәге гөмбәләр тутырылган зур чиләк тора. Димәк, ялгышмаганбыз: гөмбәче биредә яши. Ул да түгел, хуҗалар үзләре дә күренде. Любовь Ильинична гөмбәләрне эшкәртер өчен әзерләп куйган икән.
-Иртәнге 5тә урманга чыгып киткән иде, 7гә менә никадәр җыеп та кайткан, – дип чиләктәге усак һәм каен гөмбәләрен араларга кереште хуҗабикә. Карагыз әле, нинди матурлар бит.
Чыннан да, рәсемдәге кебек гөмбәләр, ялтырап торалар. Үзләреннән хуш ис аңкый! Яңгырлы килүе гөмбәләр файдасына булган быел.Эшкәртеп кенә өлгер!
– Гөмбәләрне яхшылап юам, турыйм да, суын саркытып туңдыргычка куям. Кышын исә алып, әзерлисе генә кала. Төрле ризыклар пешерәм: каймак белән дә, бәрәңге белән дә кыздырабыз... Әлбәттә, маринадлыйм да. Ләкин барыннан да бигрәк салкын ысул белән тозларга яратам гөмбәне. Яхшылап юып, арасына тоз салып, савытка катламлап тезәм, карлыган яисә абага яфрагы салам һәм өстенә авыр әйбер бастырып куям. Бик яхшы саклана, тәмле дә. Гомумән, өстәлдә һәрчак гөмбә безнең, кунакларны сыйлыйбыз, күчтәнәчкә дә биреп җибәрәбез, - ди Любовь Ильинична. - Гөмбәләрне иртә яздан җыя башлый тормыш иптәшем. Быел да башта кәҗә гөмбәләре күп булды, аннары гөреҗдәләр, җирән гөмбәләр китте, ә хәзер усак, каен гөмбәләре... Гөмбәгә бөтен эшен ташлап, көненә берничә тапкыр да барып кайтырга риза.
Таныш түгел икән, өзмә
Сергей Холкин балачактан урманда үскәнгәме, аның бар сулышын тоеп һәм табигать нигъмәтләренең кадерен белеп гомер итә. Гөмбәләрне үз гаиләсенә дә, авылдашлары үтенече буенча аларга да күп итеп җыеп кайта икән әле. Һич иренмичә Бутаиханың гөмбәле урыннарын безгә дә күрсәтергә риза булды.
Ерак та йөрисе түгел икән –урман авылга терәлеп үк тора бит. Бормалы юллар белән бер чакрымлап ара узып баргач, агачлыкка барып та җиттек. Гөмбәче биредә үзен өендәге сыман хис итә, урманның бөтен почмагы яхшы таныш аңа.
- Менә бу усак төбендә һәрвакыт гөмбә була, шуннан карыйк әле, тегендәрәк корыган агач ята, аның тирәсендә дә, - дип сөйләнә – сөйләнә агачлар арасына ияртеп кереп китә гөмбәче. – Хәер, бу тирәдән берничә көн элек кенә узган идем әле. Әллә ни үсәргә өлгермәгәннәрдер. Теге якта күп инде ул да бит, машина белән керергә җайсызрак булыр дидем.
Аяк астында адым саен диярлек очраучы эре-эре ак гөмбәләргә игътибар итми кала алмыйбыз.
Тирәк гөмбәсе бу. Кайбер урыннарда аларны юеш гөреҗдәләр дип тә атыйлар аларны. Карагыз әле, өсте гел юешләнеп тора. Ашарга яраклы булсалар да, тәмнәре әче булганга, җыярга яратмыйм. Әчесе чыксын өчен аларны берничә тәүлек суга салып торырга кирәк аларны, – дип дәвам итә гөмбәче. Барыннан да бигрәк җирән гөмбәләрне җыярга яратам. Эреләрен дә түгел, кечерәкләрен генә. Матур да, тәмле дә... Кыш көне банканы ачсаң, бәрәңге белән телеңне йотарлык була инде.
Сергей Николаевич гөмбәләрнең барлык төрләрен дә белә кебек тоелса да, алар шулкадәр күп, хәтта тәҗрибәле гөмбәләр дә аптырап кала. Менә бүтәннәренә охшамаган түгәрәк формалы ак гөмбәләрне дә өзмәде.
Таныш булмаган гөмбәләрне җыймыйм. Хәер, хатыным интернетта аларның да ашарга яраклы булуын ачыклаган иде үзе. Әмма гөмбә җыйганда ялгышырга ярамый, - ди ул.
«Безне урман ашата»
Сергей Николаевич белән кыска вакытлы “тын ау” вакытында да гөмбәләр, урман турында бик күп белемнәр тупладык. Кыскасы, ул - туган як табигатенә бөтен йөрәге белән гашыйк кеше.
- Мин тумышым белән - Зүзәйдән. Бутаихага күченгәндә миңа өч яшь булган, әни балачактан ук безне урманга алып бара иде, өчәр чакрымга кадәр алып кереп китә торган иде. Урманда үстем дисәм дә була. Ул чагында гөмбәне мичкәләп тозлый, чикләвекләрне дә капчыклап җыя идек бит, – ди гөмбәче. - Урманчы булып та эшләдем, күпмедер вакыт Себер якларында да яшәп алдым. Әмма туган якларны бик сагындым. Хәтерлим әле, бервакыт телевизордан татар җыры яңгырый, шуны ишеткәч, күңелгә әллә нәрсә булды, җыендым да туган якларга кайтып киттем.
30 елга якын бергә тату гомер итүче Холкиннар бүген үз тормышларын урманнан башка күз алдына да китерә алмыйлар. Болыннарда җир җиләге күп, башка төр җиләкләрне дә күпләп җыярга була. Сергей Николаевич бик һәвәс балыкчы да икән әле.
- Бүрене аягы, ә кешене урман ашаталар, диләр бит. Чыннан да, шулай. Аннан бөтен нәрсәне дә арысын алырга була, бары тик аңа үзең дә сакчыл карашта булырга кирәк, - дип озатып калдылар безне яңа танышларыбыз, киләсе елга әле җиләк вакытында да килергә чакырып.