Нурлатның Завод урамындагы 9нчы йортка карар чыгарылган: аны торгызачаклар

2024 елның 3 августы, шимбә

Бүген монда ишелгән өлешне сүтү эшләре бара.

Исегезгә төшерәбез, Завод урамындагы 9нчы йортта гадәттән тыш хәл 6 апрельдә булган иде. Шартлау нәтиҗәсендә ике өлешкә бүленгән йорт тиздән үз хәленә кире кайтачак: бу атна уртасында подрядчы демонтаж эшләрен төгәлләде диярлек.

- Демонтажга без 11 июньдә керештек. Элегрәк 10 фатирны сүтү планлаштырылган иде, әмма экспертлар ике яктан да тагын берәр фатирны сүтәргә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр, - диде подрядчы оешма җитәкчесе Илнур Сәлахов.

Үзенең куәтле чүмече белән түбәсен сүткән экскаватор эшеннән бөтен тирә-якка кара төзелеш тузаны очса да, йорт халкы объектка килергә булган, биредә безнең белән дә очрашу өчен баш тартмады.

Эльмира Шәйхетдинованың фатиры өченче подъездда урнашкан, шартлаудан зыян салынмаган.

– 21 сәгать 4 минутта шартлау ишеткәч, горгазга шалтыраттым, барлык хезмәтләрне дә чакырдым, күрше ир – атлардан төп вентильне ябуларын сорадым, - дип сөйли Эльмира Камилевна ул төндәге вакыйгалар турында. Ул чагында ул беренчеләрдән булып оештыру эшләрен башлап йөргән, югалып калмаган. Гадәттән тыш хәл урынына район, хезмәт җитәкчеләре җыелгач, ул шартлау вакытында күршеләрнең кайсылары өйдә булуы мөмкинлеген ачыкларга булышкан: моны инде ишегалдындагы машиналар буенча билгеләгән.

Гөлсинә Шәмсуаровага йортның бүген нинди хәлдә булуын күрү җиңел түгел- шартлау аның фатирында булган. Әмма ул төзүчеләр якын араларда барысын да торгызырлар дип ышана.

- Әлеге хәл булганда, мин Пермьдә вахтада идем. Анда элемтә юк, без вай-файны сүндереп торабыз. Иртән Интернетка тоташсам, миңа “миллион" хәбәр,  шалтырату кергән. Улыма шалтыраттым. Фатир бөтенләй янып беткән булып чыкты. Ярый әле, бу вакытта анда беркем дә булмаган. Ә бит улым иртән генә кереп чыккан.…

Хәзер Эльмира ШӘЙХЕТДИНОВА һәм Гөлсинә Шәмсуарова, аларның тагын берничә күршеләре кебек үк, арендалаган фатирларда яшиләр. Аларга район Башкарма комитеты торак өчен аренда түләвен кайтарачак. Калганнары кем туганнарына күченгән, кемнәрнеңдер башка тораклары да бар икән. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин әйтүенчә, түләүләрне бирү өчен карар әзерләнгән инде.

– Дүшәмбе көнне карарга кул куйдым, түләүләрне узган 3 ай өчен кайтара башлыйбыз һәм өй  торгызылып, халык үз фатирларына кайтканчы дәвам иттерәчәкбез, - диде ул.

Әсгать Касыймович сөйләгәнчә, йортны сүтү яки торгызу турында карарны республика Рәисе, Министрлар Кабинеты кабул иткән. Шартлаудан соң бер ай үткәч, йортны торгызу турында карар чыккан. Ә бу күпсанлы экспертизалар, проектлар, смета документацияләрен килештерүләр…

- Торгызу эшләре проекты экспертизаны озак вакыт узды, якынча бер ай. Экспертизадан соң безгә сметаны расладылар, аның суммасы 55 миллион 700 мең сум тәшкил итә. Монда проектлаучылар эше дә, технадзорның да эше керә, чөнки демонтаж вакытында технадзор барлык төр эшләрне контрольдә тотарга тиеш. Аннан төзелеш эшләренә килешүләрне ничек төзү мәсьәләсе  килеп басты, чөнки бу бюджет акчасы, зур суммалар, контрактлар төземичә эшләргә ярамый. Моңа тагын 30-40 көн кирәк. Без болай озак көтеп тора алмыйбыз, безгә турыдан-туры килешүләр буенча эшләргә рөхсәт иттеләр, һәм подрядчы эшкә кереште инде.

Әсгать Касыймович сүзләренчә, фундамент блоклары зарарланмаган, әмма өске катлам барыбер алыштырылачак.

- Салкыннар килгәнче йортны түбә астына кертеп калдырырга кирәк. Алга таба газлаштыруга проект әзерләргә кирәк булачак. Барлык фатирларда да индивидуаль газ казаннары, хәтта зыян күрмәгәннәре дә алыштырылачак, – диде ул. Хәзер объектта 10 кеше эшли, төзелеш эшләре башлану белән аларга тагын ике бригада кушылачак. Илнур Сәлахов әйтүенчә, проект бар.

– Бу проект нигезендә эшләячәкбез, җылыту сезоны башланганчы түбә ябу эшләрен төгәлләячәкбез, түбә тулысынча ябылачак, ул заманча, җылытылган булачак, – диде ул. - Шулай ук йортның фасады да тулысынча алыштырылачак.

Йорт янына әле бер машина, әле икенче машина килеп туктый. Фатир хуҗалары шулай үз йортларының торгызылуын күзәтәләр. Эльмира Шәйхетдинова әйтүенчә, күршеләр бик дус икән. Алар барысы да тиздән үз фатирларына күченергә, тиз арада ишегалдында да уңайлылык тудырырга өметләнәләр.

Демонтаж барган арада биредә Тикшерү комитеты да үз эшен дәвам иттерә. Гаепленең кем булуы ачыкланырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International