Әмма телефон яки видеоэлемтә күңелгә ятышлы сөйләшүне, тере аралашуны алыштыра ала димени. Нәкъ менә шуңа күрә Биккол мәдәният йорты директоры Зөлфия Закирова, Гаилә елы кысаларында «Күңелле очрашу» проекты игълан иткәндә нәкъ менә шул - туганнарны якыннан аралаштыру, аларның нәсел җепләрен тагы да ныгыту, гаилә тарихларын барлауны аның максат итеп куя да. Авылда күркәм нәселләр бик күп.
- Мондый очрашуларны без моннан берничә ел элек үк оештыра башлаган идек. Әмма коронавирус аркасында аларны туктатырга туры килде. Быел исә, гаилә елы кысаларында яңартырга булдык. Ел башында ук мин бу тәкъдимне авылдашларыбыз Әхмәтвәлиевлар гаиләсенә җиткергән идем. Алар аны бик теләп кабул иттеләр һәм билгеләнгән көнне мәдәният йортына җыелдылар, чарага җентекләп әзерләнделәр, барысын да кайгырттылар. Бик матур чара булды, - ди Зөлфия Рәшит кызы.
Очрашуга Әхмәтвәлиев-Сәфәргалиев-Әхмәтовлар нәселеннән 50ләп кеше килгән иде. Берничә буын – әби-бабайлар, балалар, оныклар, оныкчыклар җыелды.
– Әхмәтвәли бабайның 4 баласы булган. Очрашуга аларның икесе генә килде-әтиебез Вәзир һәм аның энесе Зәки абыйның нәсел дәвамчылары җыелышкан идек. Калганнары, кызганычка каршы, килә алмадылар. Әгәр без барыбыз да җыелсак, без 100 дән артыграк кеше буласы иде. Буыннар очрашуын оештыру һәм барлык туганнарны күрү өч ел элек вафат булган әтиебезнең зур хыялы иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләренең проекты бу хыялны тормышка ашыруга этәргеч булды. Аларга зур рәхмәт, – диде Насыйх Әхмәтвәлиев, ул хәзер шушы йортта яши. Без, туганнар, сирәк булса да, шулай да күрешәбез. Кызганычка каршы, безнең балалар тагын да сирәгрәк аралаша. Аларның барысын бергә җыясы килде, яшьләргә туганлык бәйләнешләрен өзмәсеннәр өчен, мондый очрашулар үткәрүне дәвам иттерегез, дип үгет-нәсихәт бирделәр.
Чарада сүзләр озак тынмады: өлкәннәр яшьләргә гаилә тарихы, әби-бабайлары турында сөйләделәр, догалар белән вафат булган якыннарын искә алдылар. Нәселләрендә гармунчылар да бар, үзләренең чиратлашып таныш көйләрне уйнаганнарын тыңлаганда, күбесе истәлекләргә чумды. Туганнары Равил Сәфәргалиев язган җырның видеоязмасын караганда, алар күз яшьләрен тыя алмадылар.
Гомерләр бик кыска, һәм нәкъ менә шундый җылы очрашуларның һәр мизгеле бер гомергә торырлык якты истәлекләргә бай итә.