Җылылык челтәрләре эшчеләре өчен җәй уртасы туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә иң кызу чор.
Бу көннәрдә алар шәһәр үзәгендәге участокта эшлиләр: эшчеләр инвестиция программасы буенча Балалар сәнгать мәктәбе янында Карл Маркс урамыннан Сәлимҗанов урамының 23нче йортына кадәр 159 миллиметрлы магистраль җылылык трассасын алыштыру белән мәшгуль.
– Аның озынлыгы 295 метрлар чамасы, - диде җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтү буенча мастер Радик Хисаметдинов. Без аны шушы участокта очраттык.
Биредә слесарьлар һәм электр-газ белән эретеп ябыштыручылар гына түгел, экскаватор һәм автокран да эшли. Әхәт Якупов экскаваторда траншея казый, автокран машинисты Илнур Мәҗитов, 12 метрлы торбаны ук белән күтәртеп, аны акрын гына траншеяга төшерә, анда җылылык челтәрләренә хезмәт күрсәтүче слесарьлар Владимир Таймуллин һәм Сергей Фадеев торбаларны максималь төгәл тоташтыру өчен көйлиләр.
Аннары эш эретеп ябыштыручылар кулында: Олег Казаков белән Иван Тимофеев, бер-берсен алмаштырып, торбаларны тоташтыралар. Алардан соң эретеп ябыштырылган тоташтыргычларның ышанычлылыгына мастер әйтүенчә, 100 процентка ышанырга була икән. Торбаларга килгәндә исә, алар заманча, өстәмә җылытуны таләп итмиләр.
- Күбекле пенополимерминераль изоляцияле торбалар, алар завод шартларында эшләнә һәм якынча 25-30 елга исәпләнгән. Ышанычлылык дәрәҗәсе югары. Корыч торбаның калынлыгы – 6 миллиметр, изоляция-5 сантиметр. Ялгау урыннары шулай ук өч компонентлы реагентлар белән тоташтырыла, - диде Радик Хисаметдинов.
Бу участокта ремонтны, әгәр һава торышы җай бирсә, ай азагына төгәлләргә планлаштыралар.
Шәһәр һәм райондагы арендаланган миникотельняларда да зур эш алып барыла. Шулай ук инвестиция программасы буенча Самаренкин урамыннан Шашин урамына кадәрге участокта диаметры 219 мм булган 290 метр магистраль торбаүткәргечне алыштыру да бар. Моннан тыш, биредә «Камыр Батыр» балалар бакчасына килә торган җылылык трассасын да алыштырганнар.
Нурлат җылылык челтәрләрендә шулай ук «Безнең ишегалды» программасына кергән йортлар ишегалларында җылылык челтәрләрен алыштыруны да кайгыртканнар.
– Без әле ишегаллары территорияләрендә эшләр башлаганчы ук программага кертелгән адреслар буенча җылылык челтәрләрен алыштырдык: Гагарин урамы, 8 урамнарында диаметры 159 миллиметрлы магистраль җылылык трассасын, шулай ук Сәлимҗанов урамы, 7 һәм 9, Синдряков урамы, 25, Совет урамы, 137 һәм 139 га килүче җылылык трассалары суздык, – диде Радик Гаязович.
Тулаем алганда, яңа ягу сезонына әзерлек бик күп бурычларны үз эченә ала. Шуңа күрә кулланучыларны ышанычлы җылылык белән тәэмин итү өчен Нурлат җылылык челтәрләрендә челтәрләрне, котельный җиһазларын алыштыру буенча ремонт эшләре планы төзелә, оператив персонал уку һәм аттестация уза, КИПиА, газ исәпләү приборларына махсуслаштырылган оешмаларда тикшерү үткәрелә.
– Әле яздан ук без магистраль челтәрләргә дә гидравлик юдыру һәм опрессовкалау үткәргән идек, аларның озынлыгы 30 километрдан артыграк, казаннарны, котельныйлардагы җылылык-механик һәм газ җайланмаларын, электр двигательләрен, насосларны ремонтлау буенча эшләр башкарылды, - дип таныштырды аларның кайберләре белән Радик Хисаметдинов.
Яңа ягу сезонына әзерлек эшендә барысы да мөһим. Әлбәттә инде, кулланучыларның мөнәсәбәте дә. Җылылык челтәрләренең план-икътисад бүлеге башлыгы Людмила Вырдина әйтүенчә, агымдагы елның 1 июленә халыкның җылылык өчен бурычы 14 миллион 649 мең сум тәшкил итә. Җылылык буенча бурычлылар саны да кимеми. Ә бу ремонт эшләренең күләме дә, аларны башкаручыларның хезмәт хакы да. Шуңа да карамастан, җылылык челтәрләрендә куелган бурычларны үтәү өчен бар көчләрен куялар һәм, мастер билгеләп үткәнчә, яңа ягу сезонына алар инде әзер дияргә була.