Минхәйдәр ага озак еллар монда мәзин, бухгалтер вазыйфаларын башкарган, Равил ага шулай ук иман йорты төзелү һәм аякка басу шаһиты булып тора. Шуңа күрә алар теләсә нинди уңай үзгәрешләргә шатланалар. Менә бу көннәрдә дә алар, намаз укыганнан соң, китәргә ашыкмыйлар, тамбур төзелешен игътибар белән карап торалар.
- Элек Нурлатта мәчетләр юк иде, бәйрәм намазына өлкән яшьтәге кешеләр Кыям бабай йортына җыела иде, ул Пушкин урамында яши иде. Ураза вакытында таравих укыла, ә без, балалар, өйгә якынрак килеп тыңлый идек, - дип искә ала Равил Фәхретдин улы. - Аның улы Заһид бабай 90 нчы еллар башында мәчет төзи башлады. Ул, нигездә, халык ярдәме белән төзелде. Берсендә, ул вакытта автобуста эшли идем, НГДУ янында туктадым һәм Заһид бабайны күрдем, күзләрендә яшь. "Мәчетнең 4 рәт диварын күтәрдек, кирпечләр бетте, эшчеләр китәргә җыеналар. Аннары аларны мин, мөгаен, таба да алмыйм", - диде ул. Мин аны шикәр заводына илттем. Заһид бабай һәркемнән матди ярдәм җыйды. Мәчетләр-шәһәрнең йөзе, Нурлат матур булсын өчен, дини йортлар җәлеп итүчән, төзек булырга тиеш, дип уйлыйм.
"Заһид" исеме алган мәчеттә беренче җомга намазы 1994 елның декабрендә укыла. Бу вакыт эчендә, әлбәттә, күп нәрсә яңартыла. Узган елда, мәсәлән, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике катта да тәһарәт алу өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Әлбәттә, барлык эшләр дә халыктан кергән садака, хәйрия акчалары хисабына башкарыла, шуңа күрә масштаблы эшләрне башкару өчен вакыт кирәк. Быел мәхәллә кешеләре белән киңәшеп, тамбурны яңартырга булганнар.
– Тамбур бик иске иде һәм мәчетнең тышкы кыяфәтен бозып тора иде,-дип билгеләп үтте мәчетнең имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов. - Проектта каралган төзелеш эшләренә 1 миллион сум акча кирәк. Хәзерге вакытта нурлатлылар һәм иганәчеләр ярдәме белән 346 мең сум акча җыелды. Киләчәктә дә без дин йортлары язмышына битараф булмаган фикердәшләребезнең ярдәменә өметләнәбез, уртак тырышлык белән шәһәребезнең үзәк мәчетен төзекләндерергә өметләнәбез.
Төзүчеләр Тимур Абликеев һәм Радик Ханбиков берничә көн эчендә иске тамбурны сүтеп бетергәннәр, опалубка ясаганнар, тиздән нигез салуга һәм стеналарны өюгә керешәчәкләр. Проект буенча ул киңрәк булачак, панорама тәрәзәләр урнаштырачаклар, баскыч төзиячәкләр.
- Территорияне төзекләндерергә һәм ишегалдын плитка белән түшәргә уйлыйбыз. Алга таба безгә мәчет манарасын алыштырырга һәм фасадын тышларга кирәк булачак, - диде Руслан хәзрәт. Бу, һичшиксез, яңартуны таләп итә торган иң масштаблы эшләр исәбендә.
Үзәк мәчеткә җомга намазларына 200гә якын кеше килә, ә бәйрәм көннәрендә бөтенләй басарга да урын юк. Биредә атна саен хатын-кызлар һәм балалар ислам нигезләрен үзләштерә. Бүген шәһәрнең үзәк өлешендә яшәүчеләр өчен рухи учак гыйбадәт кылуның төп урыны да булып тора, шуңа күрә аны үзгәртергә омтылучы дин тотучыларның тырышлыгы нурлатлыларның ихлас ярдәмен тапсын иде.