Районда беренчеләрдән булып уракка керешкән хуҗалык кырларында инде сишәмбедән 5 өр-яңа «Акрос-595» комбайны ашлык суктыра. Комбайннарның берсен Якушкино авылында туып-үскән, әле яңа гына Нурлат аграр техникумын тәмамлаган яшь белгеч Данил Магусевка ышанып тапшырганнар. Үзенә 20 генә яшь булса да, тәҗрибәсе бар инде: әле студент вакытында ук җәйге каникуллары чорында «Сөләйманов Ә.И.» крестьян-фермер хуҗалыгында өч ел рәттән комбайнда эшләгән, быелдан хезмәт юлын «Нурлат-Агро» хуҗалыгында башлап җибәргән.
"Комбайн яңа булгач, кәеф аеруча яхшы. Руль артына утырасы гына килеп тора - техникам борт компьютеры белән җиһазланган, тавыш та, тузан да керми, климат-контроль, заманча акустик система, ике канәфи... Музыка тыңлый-тыңлый көр күңел белән эшлибез, ", - ди яшь механизатор.
Киңәш кирәк булганда исә, тәҗрибәлерәк хезмәттәшләре һәм агрономнар янәшәдә генә. Алар белән тизрәк аралашу өчен рация элемтәсен көйләп җибәргәннәр- Даниланың да кулында портатив рация, аның ярдәмендә эшләре тагын да оешканрак төстә һәм көйле бара.
Хуҗалыкта эшне Ерепкино авылы янындагы кырларда «Вьюга» сортлы уҗым бодаен җыюдан башлаганнар. Уртача уңыш 32 центнерлар тирәсе.
"Кырлар мул уңыш белән сөендерә. Механизаторларның һәм белгечләрнең хезмәте бушка китмәвенә бик шатмын, - диде Мирас Ильясович. – Көзге культуралар өлгергән, бө2ртекләрнең дымлылыгы 13-14 процент тәшкил итә, элеваторга курыкмыйча җибәрергә була. Аннары әкренләп башка кырларга күчә башлыйбыз, көзге культуралар-2138 гектарда, сабан культуралары – 1300 гектарда. Моннан тыш, безгә 903 гектарда борчак, 1,5 мең гектарда җитен җыеп алырга кирәк булачак. Җитенгә дә зур өметләр баглыйбыз, бу культура тотрыклы һәм рентабельле уңыш бирә».
Урып-җыю кампаниясен уңышлы уздыру өчен хуҗалыкта бөтен шартлар да бар. Беренче көннәрдән үк кырларда механизаторларны ашату оештырылган, ашлыкны элеваторга ташу да яхшы оештырылган, комбайннарга эшсез торырга туры килми.
Гомумән алганда, район буенча урып-җыю кампаниясенә әзерлек югары дәрәҗәдә.
"Хуҗалыклар алдына урып-җыюны кыска срокларда төгәлләү бурычы куелды. Ашлыкны югалтуга юл куярга ярамый. Урып-җыю кампаниясе оешкан төстә, төгәл, көйле барыр, дип ышанам. Барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә уңышлар телим", - диде Дамир Азат улы.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Шәрәфетдинов әйтүенчә, район комбайнчылары быел да традицион конкурста үз осталыкларын күрсәтә алачак-алдынгыларга акчалата премияләр каралган.