Нурлатлылар «Театр» скверында Иске Яңа елны билгеләп үтте

2025 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Биредә бәйрәм концерты, шулай ук «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында бүләкләр тапшырылды.

Кичә Нурлат шәһәренең үзәк мәйданы яңадан чын бәйрәм сәхнәсенә әверелде - шәһәр халкы һәм кунаклары бирегә календарь буенча иске Яңа елны билгеләп үтү өчен җыелды. Бәйрәм кунакларын Кыш Бабай һәм Кар кызы сәламләде. Традиция буенча алар бәйрәмгә буш кул белән килмәгән – «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында Нурлат балаларын район җитәкчелеге исеменнән сөендерделәр. «Алсу» балалар бакчасында йөрүче 4 яшьлек Язгөл Хәмидуллинага өстәл уенын да бүләк итте. Аның әтисе 2022 елдан махсус хәрби операция зонасында безнең ил мәнфәгатьләрен яклый.

Чара матур бәйрәм концерты белән дәвам итте. Сәхнә осталары төрле телләрдә җырлап тамашачыларны сөендерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International