Кичә, 13 гыйнварда, Россия матбугаты көнендә Баланың үсеше үзәгендә тематик чара оештырылды.
Тәрбияче Зөлфия Мусина тематик күргәзмә әзерләде, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Нурлат газетачыларының эше турында җентекләп сөйләде. Мәктәпкә әзерлек группасында тәрбияләнүчеләр беренче кулъязманың чыгуы, матбугат эшенең барлыкка килүе, район газетасының тарихы турында мәгълүматны кызыксынып тыңлады. Соңыннан балалар мөстәкыйль рәвештә «Минем Казандагы каникулларым», «Диңгездә ял итү», «Ел фасыллары», «Бүлмә гөлләре» һ. б. темаларга кечкенә китапчыклар ясадылар.