Кагыйдә буларак, торак йортларда янгын чыгуның төп сәбәбе - өлкәннәрнең янгын куркынычсызлыгына саксыз мөнәсәбәте. Бу еш кына балаларның үлеменә һәм имгәнүенә дә китерергә мөмкин.
Еш кына янгын чыгуда һәм балаларның үлемендә төп фактор булып өлкәннәр тарафыннан контроль булмау тора. Ата-аналар балаларын караучысыз калдыралар, өстәвенә, өйдән чыгып киткәндә, аларны ачкычка ябып куялар, бу исә баланың янган бүлмәдән үз-үзенә чыгу мөмкинлеген булдырмаска ярдәм итә. Бала белән бәйле бәла-казаларны булдырмас өчен иң яхшы ысул – аны караучысыз калдырмау. Әгәр дә бу һәрвакытта да мөмкин булмаса, ата-аналар аның куркынычсызлыгы турында алдан кайгыртырга тиеш. Балаларга яшеренү мөмкин түгеллеген аңлатырга кирәк, ә янган бинадан ашыгыч рәвештә чыгарга, урамга куркынычсыз урынга чыгарга һәм янгын турында янгын күзәтчелегенә, ата-аналарга яки күршеләргә хәбәр итәргә кирәк. 01 стационар телефоннан, 101 яки 112 мобиль телефоннарыннан Коткару хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.
Ата-аналар өчен тагын бер мөһим киңәш: балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләгез; янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү белән бәйле барлык ситуацияләрдә үрнәк булыгыз!
Балаларда ут куркынычын аңлатырга булышыгыз. Алар сезнең хикәяләрегездән, кисәтүләрегездән һәм рәсемнәрегездән чын тормыштан түгел, ә ут куркынычы турында белсеннәр!!!
Онытмагыз, сез балаларыгызның куркынычсызлыгы өчен җаваплы!