Биккол авылында ясалма күлне чистарту эшләренә 31 миллион сум тотылачак

2024 елның 23 июне, якшәмбе

Авылда җитди җир эшләре алып барылуы турында ерактан ук чамаларга була: авылның  уртасыннан күккә тузан өермәсе күтәрелә.

Бу башта кемдәдер ризасызлык тудырган, тик Шаһиевларда гына түгел. Аларның хуҗалыгы күл ярыннан берничә метр ераклыкта гына урнашкан. Һәм ара елдан-ел кими бара.

- Бу йортта 25 ел яшибез инде, шул вакыт эчендә яр 4-5 метрга күчкәндер. Язгы ташу вакытында һәрчак су сарайга керер дип куркып торабыз. Тормыш иптәшем  ярны ныгыту өчен агачлар да утырткан иде, автомобиль покрышкалары да  салып карады. Барысы да файдасыз. Әле ярый бу эшләр башланды, без бик шат, - дип уртаклашты Йолдыз Шаһиева.

Күлне чистарткач, язгы ташу үзләренә проблемалар тудырмас, дип ышана ул. Күлне чистарту белән бәйле мәсьәләне авыл халкы берничә тапкыр гражданнар җыенында да күтәргән булган икән.

–Авыл өчен күптәнге проблема инде бу, - ди Биккол авыл җирлеге башлыгы Рамилә Әхмәтшина.  Беренчедән, язгы ташу вакытында су буаны ала иде. 2007 елда буаны капиталь итеп ясадык, өстенә вак таш салдык, әмма шуннан соң язгы ташу вакытында су бөтенләй китмәскә тотынды, күл төбенә агым белән килгән туфрак җыела башлады. Язын  бирегә сулар авылның көньягыннан да агып төшә. Күлнең тирәнлеге кимегәнгә су күлгә генә сыймый һәм язгы ташу вакытында ул авыл уртасыннан ага башлады, күл ташыганда, зиратка кадәр барып җитә иде.

2022 елда шундый хәл булды. Ел саен күлнең ярлары бигрәк тә көньяк һәм төньяк якларыннан юыла,  җәен исә күл кибә, суы 20-30 сантиметрлар гына кала иде. Шулай итеп, күл зурайганнан-зурая, ә менә тирәнлеге киресенчә кими барды.

2016 елда, авылда яшәүче берәү күлне чистарту мәсьәләсен күтәргәч, бу кайчан да булса эшләнер, дип берәү дә күз алдына да китереп карамый. Шулай да аны игътибарга алалар. Төрле конкурсларда катнашалар, республика, федераль программаларга керергә тырышып карыйлар, район җитәкчелеге республиканың Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына мөрәҗәгать итә, проектлар ясыйлар…

Һәм, ниһаять, 2023 елда эш урыныннан кузгала.

- Районыбызның ул чактагы башлыгы булып эшләгән Алмаз Сәлим улы Әхмәтшинның тырышлыгын билгеләп үтәсебез килә, без Экология министрлыгы программасына кердек һәм эшләр башланып китте, – диде Рамилә Хәсәнгата кызы.

Эшкә көзен яки язын түгел, кышын, гыйнвар ахырында керешәләр. Хәзер моны ниндидер гаҗәпләнү һәм шатлык белән дә искә алалар. Узган кышта кар күп яуды бит, буаны язгы ташуга кадәр җибәрмәгән булсалар, язгы ташу Бикколда ничек узар иде, кем белгән.

 Подрядчылар буаны ачтылар һәм 9-10 машина күл төбендәге ләмне ташырга тотынды, бу безгә язгы ташуны тыныч  үткәреп җибәрергә ярдәм итте, – ди авыл җирлеге башлыгы.

 Авыл халкы да эшләрнең барышын кызыксынып күзәтә. Өлкәннәр исә: «Авыл юкка чыкса да, күл калачак»,-диләр. Чөнки инде хәзердән, әле сулыкның төбен чистарту эшләре тәмамланганчы ук, күпме чишмә ачылган. Эшләрне «Амальстрой плюс» подрядчы оешмасы башкара, ул элегрәк үзен күрсәткән иде инде: республика программасы кысаларында Якты Күлдә Кондырча елгасы үзәнен турайтты, ул да язын чын куркыныч тудыра иде, моннан тыш илкүләм проект буенча «Кондырча» ландшафт паркында зур эшләр башкарды…

 

– Ләм чыгаруны дәвам итәбез, - диде подряд оешмасы прорабы Сәлим Йосыпов, эшләрне августка төгәлләргә планлаштыруларын билгеләп. - Ләмне машиналарга төяп чыгару  өчен, башта күл төбенә төшү өчен юл ясыйбыз. Экскаваторчы Алексей Перепелкин төяп тора, машина йөртүчеләр Алексей Андриянов, Сергей Гусев, Ришат Мәхмүтов, Илфат Гайнуллин һәм башкалар, ләмне чиратлап ташыйлар. Проект буенча күлдән без 120 мең кубометр ләм чыгарырга тиеш, хәзерге вакытка 90 мең кубка якын чыгардык.

Эретеп ябыштыручы Геннадий Киргизов, монтаж ясаучы Владимир Миронов та тәҗрибәлеләр. Аларның барысының да мондый объектларда эшләгәннәре бар. Сулыкның мәйданы - 5,3 гектар, суның гомуми күләме 92 300 кубометр. Күл төбе тулысынча чистартылгач, прораб әйтүенчә, буа янында аның тирәнлеге 5 метр тәшкил итәчәк, суның тирәнлеге 3 метрдан артыграк булачак, буа үзе 2 метрга киңәячәк. Бөтен эшләр тәмамланганнан  соң, проект кысаларында аңа ремонт ясалачак һәм машина хәрәкәте янә ачылачак.

- Әлеге объектта әле су юлын чистартасы да бар, агач куакларны кисеп алачакбыз, аннан соң буаны торгызу эше башланачак: яңа торбалар, задвижка, коелар куячакбыз, – дип дәвам итте Сәлим Йосыпов.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, сулыкка капиталь ремонт ясау янгын куркынычсызлыгы ягыннан да мөһим. Су җыелгач, биредә балык тотарга, коенырга да мөмкин булачак. Гомумән, авыл җирендәге күлнең өстенлекләре күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International