Нурлатта Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы узды

2024 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Әүвәл Татарстан башкаласыннан килгән кунаклар Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - бүлекләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов җитәкчелегендә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев белән очраштылар.

 

Утырыш кысаларында планлаштырылган чаралар шәһәр Мәдәният сараена җыелудан башланды. Биредә фойеда Кама аръягы һәм Нурлат шәһәренең төбәк тарихы музее, танылган нурлатлылар – әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре Габдулла Кариев, Гакыйль Сәгыйров, Тәлгать Галиуллин исемендәге Музейлар, район мөхтәсибәте экспозициясе, Җирлекара үзәк китапханә, җирле авторлар, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәге күргәзмәләре оештырылды. Тямаевлар һәм Гыйрфановлар гаиләләре үзләренең шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр, ә районның авыл мәдәният йортлары өстәлләре татар ризыклары муллыгын күрсәтте. Биредә татар милли ризыклары күргәзмәсе оештырылды, кул токмачы кисү һәм бөккәннәр ясау буенча мастер-класслар үтте. Кунакларда «Нурлат тәңкә йорты» аеруча кызыксыну уятты. Утырышта катнашучылар оста Ильяз Гыйльманов җитәкчелегендә шунда ук төрле символикалы тәңкәләр суктылар.

 

Нурлат шәһәренең үз гербы бар, мин аның белән тәңкә ясадым. Бездә Әлки районында андый тәҗрибә юк әле, минемчә, сездән бу тәҗрибәне үзләштерергә кирәк», - дип уртаклашты «Әлки хәбәрләре» газетасының баш мөхәррире Азат Низамиев.

 

Кунаклар күргәзмәләр эше белән кызыксынып таныштылар.

 

"Нурлатта мин аның кунакчыллыгына икенче тапкыр инандым. Февральдә биредә Гакыйль Сәгыйров исемендәге фестивальдә катнашкан идем.  Җирле осталарның кул эшләре күргәзмәләре күптөрлелеге белән гаҗәпләндерде, монда иҗади халыкның яшәве күренә. Кайбер күргәзмәләрнең бизәлешен, шулай ук милли бизәкле кул эшләре – калфак, сумкаларны фотога төшердем, кайткач якташларыма сөйләрмен, без үзебездә дә шундый ук кичә оештырырбыз дип уйлыйм»,-дип билгеләп үтте Бөтендөнья татар конгрессының Алексеевск бүлеге җитәкчесе Алсу Нәҗметдинова.

Аннары утырышта катнашучыларның очрашуы конференцияләр залында дәвам итте.

 

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге Әлфия Галәүтдинова җитәкчелегендә барлык кунаклар өчен шәһәр гербы белән бүләкләр – сувенирлар, шулай ук Нурлат районы һәм бүлекчә эшчәнлеге турында альманах-мәгълүмат әзерләде.

Очрашуда катнашучыларны Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Медникова сәламләде.

 

"Беренче чиратта, безнең кунакчыл Нурлат районына килүегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бүгенге очрашу, безнең нәтиҗәле эшебез һәрберебезгә файдалы булыр дип өметләнәбез, сез эшкә бездән, ә без сездән ниндидер яңа практикалар алырбыз. Сез балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү буенча да, туган телне, татар халкының тормышын, ата – бабаларыбызның үткәнен өйрәнү өчен дә зур эш алып барасыз, без сезгә бик рәхмәтле», - диде ул кунакларга мөрәҗәгать итеп.

 

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү Ирек Шәрипов рәислегендә узды.

 

"Гражданлык җәмгыяте институты, ә бу иҗтимагый оешмалар, дини, балалар, хатын-кызлар, яшьләр, патриотик һәм башка җәмгыятьләр көн тәртибен күп мәсьәләләр буенча билгели. Дәүләт җәмгыятьтә булган барлык сорауларны да күзәтә алмый. Көн тәртибен билгеләү, кискен сораулар бирү, аларны хәл итү юлларын күрсәтү – гражданлык җәмгыяте институты, иҗтимагый оешмаларның миссиясе. Бөтендөнья татар конгрессының район бүлекчәләре дә мөһим роль уйный, нәкъ менә алар теге яки бу муниципаль районда, шәһәрдә, торак пунктта булган иң актуаль мәсьәләләрне билгели. Мәктәпләр, дини мәхәлләләр, бизнес, туризмны үстерү, балаларны тәрбияләү яки өлкән буын проблемалары – боларның барысын да без үзебезнең түгәрәк өстәлләребездә тикшерәбез», – дип билгеләп үтте мондый очрашуларның бурычларын Ирек Илдус улы.

 

Биредә шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар эшкуарлары белән эшләү комитеты җитәкчесе Фәрит Уразаев, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Фонды директоры Миләүшә Гайфуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты каршындагы өлкәннәр Советы Рәисе Рауф Хәсәнов чыгыш ясады. Алар үсеп килүче буынның татар телен өйрәнү мәсьәләләренә, татар халкының милли традицияләрен, телен һәм иҗади мирасын саклауда гаилә, руханиларның роленә кагылды. Аксубай районыннан тарих фәннәре кандидаты Рәфыйк Насыйров Нурлат районы тарихындагы кайбер фактларны сөйләде.

Аннары чара кунаклары Габдулла Кариев һәйкәленә чәчәкләр куйды. "Сәләт" балалар сәнгать мәктәбе эше белән дә таныштылар. Монда аларны дини көйләр һәм мөнәҗәтләр аша татар телен укыту тәҗрибәсе белән сәнгать мәктәбе укытучысы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Әхмәтҗанова уртаклашты.

Күчмә утырыш шәһәрнең Мәдәният сараенда «Кари рухы яши күңелләрдә» дип исемләнгән театраль-музыкаль кичәсе белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International