Сулыкларда боз өслегенә чыгу һәрвакыт куркыныч тудыра, бигрәк тә температура тотрыксыз. Нәзек боз өстенә чыгу бик тә куркыныч!
Бозның ныклыгын тикшермәгез. Таяк яки утын белән сукканнан соң су барлыкка килсә, боз артык юка, һәм аның өстендә йөрергә ярамый. Аякларыгызны боздан аермыйча һәм йөкне бүлү өчен иңбашларыгыз киңлегенә куеп, шуыша-шуыша ярга таба атлагыз. Боз ярыла башласа яки ярыклар барлыкка килсә, шулай ук эшләгез.
Балаларны боз өстендә балык тоту булсынмы, чаңгыда яки тимераякта шугандамы караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: аек хәлдә булмау — сулыклардагы фаҗигаләрнең төп сәбәпләренең берсе. Исерек хәлдә кешеләр куркынычны адекват бәяли алмыйлар һәм гадәттән тыш хәлдә эш итү сәләтен югалталар.
Бәла-каза очрагында 112 номерына шалтыратыгыз.
Сезнең куркынычсызлык — сезнең кулда!
73нче бүлек инженеры Наталия Кузнецова
Фото - "Нурлат-информ" архивыннан