Нурлатта тыл хезмәтчәннәренә Җиңүнең 80 еллыгына медальләр тапшырылды

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әсгать Габдуллин тыл хезмәтчәннәре белән очрашты.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медален Гөлҗиян Касыйм кызы Гыйләҗева үзе кабул итә алмады: ул сәламәтлек торышы буенча урын өстендә. Тыл хезмәтчәненең улы әнисе адресына юлланган җылы котлау, ихлас теләкләрне сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен кабул итте.

Шул ук көнне Әсгать Габдуллин Һадия Сафиулла кызы Гатауллинага да барып кайтты. Олы яшьтә булуына карамастан, аңа 94 яшь, тыл хезмәтчәне көндәлек мәшәкатьләрне дә үзе башкара. Аның балалары сөйләгәнчә, әниләре бакча-яшелчә утырту сезоны башлануын бик көтә, орлыкларын да әзерләгән инде.

Әсгать Касыймович Һадия Сафиуловна белән озак сөйләште, күкрәгенә медаль беркетте, нык сәламәтлек теләп аңа чәчәкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International