"Нурлат-информ”да “Һәрвакыт булсын әни!" рәсем конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2023 елның 24 ноябре, җомга

Аның шартлары буенча катнашучылар безгә әниләренең фотоларын һәм алар сурәтләнгән рәсемнәрне җибәрделәр. Бу вакыт эчендә 74 эш килде, аларның барысы да безнең ВКонтакте социаль челтәрендәге сәхифәбездә бастырылды.

Рәсем астында лайклар саны һәм жюри фикере буенча иҗади конкурста Мирра Глухова, Валерия Отрицаева, Әмирә һәм Әминә Саттаровалар, Екатерина Тагирова җиңү яулады.

Әниләр көне алдыннан аларны бүләкләү булды. Җиңүчеләрне «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газетасының баш мөхәррире Лилия Мөбарәкшина котлады. Ул аларга дипломнар, бүләкләр тапшырды һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International