Табигатьтә - ут: урман янгыннарыннан ничек сакланырга

2026 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Урман янгыннары - дөньяда иң җитди экологик һәм социаль проблемаларның берсе. Аларның нәтиҗәләре аяныч: урманнарны торгызу дистә елларга сузыла ала, ә биотөрлелеккә, климатка һәм җирле бергәлекләргә китергән зыянны бәяләп бетереп булмый.

Табигый янгыннар барлыкка килүнең төп сәбәпләре:

 ут белән саксыз эш итү: сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, янган шырпы, атканнан соң чыккан очкын;

• янгын чыгарырга сәләтле калдырылган әйберләр: май чүпрәге яки чүпрәк, пыяла шешә;

• транспортның төтен чыгару юлыннан чыккан очкын;

• урман яисә торф сазлыгы янында иске үләнне яисә чүп-чарны контрольсез яндыру;

• урман мәйданнарын авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен яисә көтүлек җирләрендәге чүп-чарны яндырып җыештыру;

• учак - янгынның төп потенциаль чыганакларының берсе, бигрәк тә аны кабызу һәм сүндерү кагыйдәләрен бозганда;

• аңлы рәвештә ут төртүләр;

• техноген аварияләр һәм катастрофалар.

Бәла-казаның масштабын бәяләп бетереп булмый: әгәр дә сез урман янгынын бер генә тапкыр күргән булсагыз да, бу куркыныч күренешне онытмассыздыр. Ялкын юлындагы бөтен нәрсәне юк итә, ә төтен офыкны каплап, көнне караңгылыкка әйләндерә. Бу котылгысызлыкка күнегергә ярамый - һәр яңа янгын табигатьнең киләчәге өчен өметсезлек һәм борчылу тудыра.

Янгын чыгу куркынычын киметү өчен көнкүрештә дә, табигатьтә ял иткәндә дә гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк.

Урманда һәм аның янәшәсендә тыела:

• янгын куркынычы булган чорда (гадәттә яздан көзгә кадәр, бигрәк тә коры һәм җилле көннәрдә)учак ягарга;

• кабынган шырпы, тәмәке төпчекләре, янып торган чүпрәкләр ташларга;

• пыяла шешәләрне һәм кыйпылчыкларны калдырырга — алар линза кебек эш итә;

• урман янындагы үләнне, чүп-чарны, кисенте урынындагы чүп-чарны яндырырга;

• агач ябалдашлары астында яисә куе куаклыкта ачык ут кулланырга.

Янгынга тап булганда гамәлләр

1.    Кичекмәстән коткару хезмәтенә 01, 101, 112 телефоннары буенча хәбәр итегез.

2.    Янгын зур булмаса һәм үз көчегезгә ышансагыз, аны үзегез сүндереп карагыз: ялкынны яфраклы агач ботаклары белән каплагыз, су сибегез, аякларыгыз белән таптагыз.

3.    Әгәр ут тиз тарала икән, янгын чыккан зонаны ашыгыч рәвештә ташлап китегез:

ут юнәлешенә перпендикуляр хәрәкәт итегез;

ачык киңлекләрне, юлларны, сулыкларны эзләгез;

сулыш органнарын дымлы тукыма белән саклагыз.

4.    Якын-тирәдәге башка кешеләрне кисәтеп куегыз.

73нче ПЧ инструктор И. Г.Сордионова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International