Ял көннәрендә гражданнар үзләренең йорт яны кишәрлекләрен аларны тәртипкә китерү, чүп-чарны, былтыргы үләнне һәм яфракларны җыештыру белән мәшгуль. Коры үлән һәм агач корылмалар белән әйләндереп алынган шәһәр читендәге йорт ут өчен җиңел табыш була ала.
73нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре профилактика эшләре барышында халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында искә төшерә:
- электр — яшерен куркыныч, шуңа күрә берьюлы берничә куәтле электр приборын да кертеп, электр челтәрен артык йөкләмәгез;
- төзек электр приборларыннан гына файдаланыгыз, электр үткәргечләреннән һәм изоляциясе бозылган кабельләрдән файдаланмагыз;
- өйдән чыгып барганда электр приборларын сүндерегез. Онытмагыз, розеткада калдырылган зарядка җайланмасы да янгынга сәбәп булырга мөмкин;
керне мич өстенә киптермәгез;
- янучан әйберләрне (җиһазларны, кием-салымны, җиңел кабынучан сыеклыкларны) ягыла торган мичкә якын сакламагыз.
Үзегезне һәм мөлкәтегезне саклагыз. Дача сезоны куркынычсыз узсын.
73нче ПЧ инструкторы Таңсылу Әхәтова