Мәктәп туклану сыйфаты һәрвакыт актуаль иде һәм шулай булып кала

2023 елның 19 ноябре, якшәмбе

Шуңа күрә ул ата-аналар җәмәгатьчелеге, мәгариф системасы һәм тулаем район җитәкчелегенең аерым контролендә тора. – Районыбызда барлык башлангыч сыйныф укучылары да бөтен республика өчен бердәм меню буенча 64,19ар сумга түләүсез кайнар аш белән тәэмин ителә. Түләүсез туклану белән 5-11 сыйныф укучылары да колачланган, аның бәясе – 8 сум 80 тиен. Сумма зур булмаса да, бер тәлинкә кайнар боткага җитә ул. Моннан тыш, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары көненә 40ар сумга ташламалы туклану алуга хокуклы, – дип сөйләде мәгариф бүлегенең баш белгече Юлия Гайнетдинова. Бу сүзләрнең дөреслегенә инану өчен без шәһәрнең 9нчы мәктәбенә юл тоттык. Сәгать иртәнге 9нчы гына булса да, ашханә залында өстәлләр көйләнгән иде инде. “Берничә минуттан 1нче сыйныф укучылары иртәнге ашка керәчәк, расписание буенча алар 8.30да ашыйлар”, – диделәр пешекчеләр. Аерым өстәлдә контроль ризыклар белән танышырга мөмкин, чәршәмбе көненә төзелгән менюда – сыер итеннән пешерелгән кәтлит белән карабодай боткасы, чөгендер салаты, компот, ипи, теләүчеләр өчен аш та бар, буфетта камыр ризыкларының зур ассортименты тәкъдим ителгән.

– Мәктәбебездә 800гә якын бала белем ала. Ашханә залы 250 урынга исәпләнгән, шуңа күрә туклану графигы буенча сораулар юк, барлык укучылар да вакытында ашарга өлгерәләр, – диде мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нонна Тихонова. Ул туклану өчен дә җаваплы. – Сыйфатлы туклану мәсьәләсе мәктәп җитәкчелегенең аерым контролендә булудан тыш, бездә ата-аналар контроле дә бар. Ата-аналарның һәркайсы бирегә килеп, ашханәдәге ризыкларның менюга туры килүен тикшерә, авыз итеп карый ала.

 Һәр мәктәпкә депутат та беркетелгән, ул да әлеге мәсьәләне үз контролендә тота һәм мәктәпкә тикшерүләр белән килә. Мисал өчен, шәһәр гимназиясендә Төньяк микрорайоныннан шәһәр Советы депутаты Гүзәл Әһлиуллина белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырылган. Менә без белем бирү учреждениесенә килгән көнне дә Гүзәл Дамировнаны, шулай ук атааналар комитеты вәкилләре Наталья Ерофеева белән Ландыш Игтисамованы мәктәп ашханәсендә очраттык. Алар балаларга нинди ризыклар бирелүен, өстәлләрнең ничек көйләнүен, ризыкларның температура режимын, ашханә залындагы чисталык һәм тәртипне тикшерергә дип килгәннәр иде.

– Ата-аналар мәктәптәге туклануның оештырылуын тикшерә ала һәм бу бик яхшы. Чөнки балалар көннең күп өлешен биредә үткәрәләр бит, беренче сыйныф укучылары исә, озайтылган көн төркемнәрен исәпкә алып, кичкә кадәр мәктәптә. Шуңа күрә аларның сәламәтлеге сыйфатлы иртәнге һәм төшке аштан да тора, – дип билгеләп үтте Ландыш Игтисамова.     Депутат сүзләренә караганда, узган елларда гимназия укучыларыннан өстәлләрдәге ризыкларның суынган булуына шикаятьләр керә торган булган, әмма капиталь ремонт ясалгач һәм кухня җиһазларын яңартканнан соң әлеге проблема хәл ителгән. Хәзер ашханәдә балаларны иртәнге һәм төшке кайнар аш көтә. Әмма пешекчеләр никадәр генә тырышмасын, укучыларның күпчелеге үз тәлинкәләренә кагылып та карамый икән.

 – Әлеге мәсьәләне пешекчеләр дә, депутатлар да хәл итә алмый. Балаларда дөрес һәм файдалы туклану культурасын әти-әниләре тәрбияләргә тиеш. Барлык балалар да, мисал өчен, файдалы боткалар һәм салатлар ашарга күнекмәгән, ә менә киштәләрдәге камыр ризыклары һәм тәм-томнар күзгә күренеп кими. Шуңа күрә әти-әниләрне балаларына мәктәптә туклану өчен акчаны азрак бирергә өндим, ашханәдә түләүсез һәм тулы канлы туклану өчен барлык шартлар да тудырылган, – диде Гүзәл Дамировна. Агымдагы уку елында гимназия ашханәсендә ике тапкыр булып киткән инде ул. Гимназия директоры Хәлим Алимов та биредә тулы канлы туклану өчен барлык мөмкинлекләрнең дә булуын билгеләп үтте. – Безгә Лениногорскидан поставщиклар хезмәт күрсәтә, ашамлыкларның барысы да сыйфатлы, үзвакытында китерелә. Ит һәм ит продукциясе хәләл. Яңа гына пешеп чыккан һәм кайнар камыр ризыкларын һәр көнне иртән китерәләр, – диде Хәлим Руфхатович. – Агымдагы уку елыннан яңа дәүләт стандарты буенча бездә балаларга хезмәт тәрбиясе кертелде, аның кысаларында хәзер ашханәдә урта һәм өлкән сыйныф укучылары кизү тора, бу ашханә хезмәткәрләренең эшен җиңеләйтә.

Комиссия әгъзалары тикшерү үткәргәннән соң, махсус журналларда тиешле язмаларны теркәп куйдылар: ашханәдә чиста, уңайлы, барлык ризыклар да менюга туры килә, өстәлләрдә балалар алдына тәмле, кайнар, иң мөһиме, файдалы ризык салынган тәлинкәләр куелган. Балаларыбызны буфет яисә кибетләрдәге фаст-фуд һәм тәм-томнар түгел, ә файдалы ризык ашарга өйрәтәсе генә калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International