Быел Татарстан Республикасы Рәисенең грант конкурсында Президент грантлары Фонды ярдәме белән республиканың 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 26 субъектыннан 460 СОНКО гаризасы теркәлде.
«Халык әкиятләре каруселе» проекты белән «Күпмилләтле Нурлат» җирле иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү өчен шартлар тудыру номинациясендә 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңүче булды.
Проект балаларның фольклорга һәм туган телләргә кызыксынуын формалаштыруга стандарт булмаган карашны күздә тота. Урам театры форматы күп санлы тамашачыларны шәһәр халкын һәм кунакларны җәлеп итәчәк. Проектны гамәлгә ашыру үсеп килүче буында Нурлат районында яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, кыйммәтләренә, үзенчәлекләренә хөрмәт уятачак.
Шулай ук төрле урам мәйданчыкларында татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен халык фольклоры һәм бәйрәмнәре белән таныштыру күздә тотыла: балалар бакчаларына, мәктәпләргә, шәһәр һәм районның мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьларына чыгу, «Дуслык», «Театр», «Гаилә», «Игелек», «Кондырча» ландшафт паркы һәм башка ишегалларында тамаша күрсәтүләр планлаштырылган.
Элегрәк откан грант ярдәмендә Халыклар дуслыгы йортында яшьләр иҗаты өчен мөмкинлек оештырылган, бу проектны Дуслык Йорты базасында да тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.