Нурлатта өлкәннәр көненә багышланган концерт узды

2023 елның 7 октябре, шимбә

Концертка шәһәрнең һәм районның көмеш яшьтәге вәкилләре – төрле тармак ветераннары, үзләренең фидакарь хезмәтләре белән Нурлат районы үсешенә зур өлеш кертүчеләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның якыннары һәм туганнары чакырылган иде.

Аларны сәхнәдән Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков һәм район Башлыгы Дамир Ишкинеев сәламләде.

"Безнең районда 17 меңгә якын пенсионер яши, шул исәптән биш Бөек Ватан сугышы ветераны, 250 тыл хезмәтчәне бар. Без сезнең тәҗрибәгезне, тормыш зирәклеген үзләштерәбез, сез яшь буынга һөнәр сайларга, дөрес тормыш юлын сайларга ярдәм итәсез. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт!- дип мөрәҗәгать итте Дамир Азатович.

 

Озак яшәү һәм ныклы сәламәтлек теләү белән бергә ул күпьеллык намуслы хезмәте, районның икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен кайбер нурлатлыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Александр Шадриков Нурлат районының өлкән буын вәкилләренә үзенең котлауларын һәм теләкләрен җиткерде.

"Нурлат районына һәр тапкыр килү һәм безнең бөек илебез, республикабыз, Нурлат тарихын төзүче кешеләр белән очрашу бик күңелле. Һәм бүген монда бу тарихны булдырган кешеләр утыра-бу сез, хөрмәтле өлкән буын. Сез һәрвакыт республикада иң яхшыларның берсе булдыгыз, үзегезне кызганмыйча эшләдегез. Хезмәтегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм", - диде ул.

Александр Валерьевич Николай һәм Валентина Мусиннарны, шулай ук Шәүкәт һәм Фәния Гатиннарны алтын туйлары белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Концерт районның үзешчән артистлары һәм «Эсперанса» эстрада бию ансамбле чыгышы белән дәвам итте.

Халыклар дуслыгы йорты фойесында бәйрәм кунаклары игътибарына күргәзмәләр тәкъдим ителде. Ә зур бәйрәм концертына килгән барлык нурлатлыларны кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International