Якташыбыз Алмаз Камаловның “Кычытканлы авылы тарихы” дип аталган яңа китабы дөнья күрде

2023 елның 19 феврале, якшәмбе

Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең “Фән” нәшриятендә басылган.

Алмаз Җәүдәтович – тумышы белән Кычытканлыдан. Туган авылында 13 яшенә кадәр генә гомер итсә дә, бүгенгә кадәр аны үзенең тарихи ватаны дип саный, авылның язмышы, авылдашларының тормыш - көнкүреше белән кызыксынып яши. 20 ел буена Брянск һәм Калуга өлкәләрендә хәрби хезмәттә булган, аннан соң Татарстанда беренче кәрәзле элемтә системасын тормышка ашыру системасы проекты җитәкчесе урынбасары, Түбән Камада “Эфир” телекомпаниясе директоры булып эшләгән. Якташыбызның моңа кадәр дә мавыгулары күп булган: фотога, видеога төшерү, видеомонтаж белән шөгыльләнгән, нумизматика, сәясәт белән кызыксынган... Авыл тарихын өйрәнә башлавына исә әтисенең кулъязмалары сәбәпче булган.

 – Совет армиясендә хезмәт узып запаска чыккач, әтиебез Кычытканлы мәктәбендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшләде. Авылда туган якны өйрәнү музее оештырган, Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә һәйкәл куюда башлап йөргән кеше ул. Гаиләбездә аның Кычытканлы авылы тарихы буенча 1967 елгы язмалары саклана иде. Минем аларны тагы да тулыландырасым, авыл тарихы буенча тагы да күбрәк мәгълүмат туплыйсым килде. Ә әтиемнең язмаларын ТР милли архивына тапшырдым, – ди Алмаз Җәүдәтович.

Әлбәттә, тарихны өйрәнү шактый хезмәт таләп итә. Китапны әзерләүгә автор 12 ел гомерен багышлый. Бу еллар эчендә архивларда эшләргә, күп санда әдәбият, төрле чыганаклардан документлар өйрәнергә, газета төпләнмәләрен актарырга туры килә. Авыл халкы белән аралашу, өлкәннәрнең истәлекләрен барлау да шактый ярдәм итә.

– Бүгенг  көндә иганәчеләрдән башка китап бастыру мөмкин түгел. Мин дә бик күп авылдашларымның ярдәмен тойдым. Китапны басмага әзерләүдә авылдашыбыз, филология фәннәре докторы, академик Тәлгать Галиуллин да булышты, – ди автор.

Китап каты тышлыкта 662 битле итеп басылган. Анда авылның 1699 елдан бүгенге көнгә кадәрге тарихы чагылыш тапкан.

 – Архивта Кычытканлы авылы тарихына кагылышлы беренче документлар нәкъ шул елга барып тоташа. 1715 елга кадәр ул “починок” дип йөртелгән. Урманнарны кисеп нигез салынган яңа җирлекләрне элегрәк шулай дип атый торган булганнар, – дип авыл тарихының беренче сәхифәләре белән таныштыра Алмаз Җәүдәтович.

Китапта борынгы авылның чал тарихы төрле чорларга бүлеп бирелгән, дин, мәгариф, мәдәният, төзелеш һәм башка тармаклар киң итеп яктыртылган. Бөек Ватан сугышы чорына аеруча зур урын бирелгән. – Сугышта катнашкан авылдашларның исемнәрен барлауны үземнең изге бурычым дип саныйм. Аларның хәрби биографияләрен өйрәндем, хәбәрсез югалган авылдашларның язмышларын эзләдем, җирләнгән урыннарын ачыклау буенча зур эш алып бардым. Аларның исемнәре онытылырга тиеш түгел дип саныйм, – ди ул.

Китапны язганда шактый кызыклы фактларга да тап булган.

 – Тарихны өйрәнү бик четерекле булса да, кызыклы хезмәт. Чөнки тарихның башы да юк, ахыры да булмаячак. Китап чыкты да тарихны өйрәнүгә нокта куелды дип әйтү дөрес булмас иде. Кайбер аспектлар тулысы белән яктыртылмады, алда эшләр бар әле. Китап чыгаруымның максаты да – кычытканлыларны авыл тарихы белән таныштыру гына түгел, аларда тарихка карата кызыксыну уяту да. Бу эшне дәвам иттерүчеләр табылса, шат кына булачакмын, – ди Алмаз Камалов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International